Питрәч районында иң зур йомырка тәбәсе пешерделәр
Тамашачылар алдында дүрт зур табада 8 мең йомырка кыздырдылар.
Традиция буенча район үзәге наратлыгында узган «Скорлупино» алтынчы Бөтенроссия фестивалендә чираттагы гастрономия рекорды куелды.
Мангалларны яндыру өчен 1 центнерга якын күмер кирәк булды. Көн болай да эссе иде, ә менә йомырка тәбәсе пешерү зонасында аеруча да кызу булды.
Казан шәһәреннән 15 пешекче җыелдык. Без 4 командага бүленеп, дүрт табада пешердек. Йомырка тәбәсе тәмле чыксын өчен аңа яшелчә өстибез, - дип сөйләде пешекче Альбина Фәсхиева. - Башта кызган табаларга 80 литр үсемлек мае агыздык. Аннары 60 килограмм суган, 100 килограмм шампиньон, 100 килограмм помидор. Һәр ингредиентны өстәгәннән соң, аны әйбәтләп пешердек. Көймәсен өчен даими рәвештә болгатып тордык. Фестиваль кунакларын хуш исле йомырка тәбәсе белән сыйладык.
Аны татып карарга теләүчеләр күп иде.
Бик тәмле итеп пешергәннәр! Зур рәхмәт. Шундый зур йомырка тәбәсе пешерүләрен беренче тапкыр күрәм: зур плитәләрдә һәм күп ингредиентлар белән. Барысы да шулкадәр яхшы оештырылган, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Балык Бистәсе районыннан килгән кунак Елизавета Кибякова.
Район башлыгы Илһам Кашаповка һәм фестивальне оештыручы Наилә Таҗиевага Казан һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясеннән гөмбә белән гигант йомырка тәбәсе әзерләү буенча рекорд куйган өчен сертификат тапшырдылар. Төп ингредиент итеп гөмбә очраклы гына сайлап алынмады, бу Питрәч авылы исеме килеп чыгышы белән бәйле риваять буенча шушы якларда үскән гөмбә хөрмәтенә эшләнде. Фестиваль программасында шулай ук безнең район риваяте белән бәйле «Мишә елгасы серләре» дигән театральләштерелгән тамаша да бар иде.
Йомырка бәйрәмендә йомырка уеннарыннан башка узмады, аларның берсе – таба белән йөгерү. Анда республиканың төрле районнарыннан командалар катнашты. Егетләр арасында да, кызлар арасында да Теләче районы вәкилләре Зилә Саттарова һәм Данияр Гыйльметдинов җиңү яулады.
Мин спорт белән актив шөгыльләнәм, хоккей, футбол уйныйм. Бәлки, шуңа да беренче килгәнмендер. Таба белән беренче тапкыр йөгердем, әмма бу авыр түгел. Дистанция 200 метр иде, - диде Данияр фиништан соң.
Әгәр иң активлар фестивальдән призлар белән кайтып китсә, башка кунаклар күңелләренә ошаган әйберләрне сатып ала алдылар. Кунаклар өчен балчыктан ясалган әйберләр, кулдан эшләнгән бизәнгечләр, чәй, дини атрибутлар һәм башка бик күп төрле сувенирлар сату оештырылган иде. Ә балалар өчен йорт кошлары: тавыклар, әтәч, үрдәкләр, күркә белән традицион «Ско-ко-парк» ачылды.
Без оныгыбыз белән мини-зоопаркка кердек. Безнең өйдә дә тавыклар бар, әмма мондагылары башка төрле, шуңа күрә балага кызык, - дип сөйли Ленино-Кокушкино авылыннан Зөлфия Бикмөхәммәтова.
Ә тагын кечкенә кунакларны балчыктан ясалган әйберләрне һәм йомыркаларны буяу белән җәлеп иттеләр. Зур бәйрәм концерт программасы белән тәмамланды, анда питрәчлеләрнең яраткан артистлары чыгыш ясады. Бу вакыйга истәлегенә кунаклар күп санлы фотозоналарда истәлеккә фотога төштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа