Питрәч районында ике балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килә
Ике мәктәпкәчә учреждение дә «Демография» илкүләм проекты буенча торгызыла.
Питрәч районында ике балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килә.
Хәзерге вакытта алар югары әзерлек дәрәҗәсендә һәм Дәүләт төзелешен күзәтү буенча тикшерү уза.
Ике балалар бакчасында да — Көек һәм Богородскийда — төзекләндерү, эчке бизәкләү эшләре буенча кисәтүләрне бетерү буенча эшләр алып барыла, шулай ук җиһазлар һәм мебель китерелә, җылылык җибәрү буенча документлар рәсмиләштерелә», — дип ачыклык кертте район хакимияте матбугат секретаре Ләйсән Мифтахова.
Ике балалар бакчасы өчен дә исемнәрне район халкы сайлады. Нәтиҗәдә, питрәчлеләр Көектәге 220 балага исәпләнгән балалар бакчасы «Әкият» дип аталачак, ә Богородский халкы «Алтын ачкыч» вариантына тукталачак, дип карар кылдылар. Соңгысы 120 балага исәпләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа