Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар уза

Шул уңайдан хәбәрчебез Люция Сираҗиева район имам-мөхтәсибе Әббәс хәзрәт Кадыйров белән әңгәмә корды.

- Әббәс хәзрәт, бу вакыйганың әһәмияте нидә?

- «Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк», - ди язып калдырган Михаил Ломоносов. Нәкъ менә шуңа күрә 1100 ел элек булган вакыйга бөтен Россия өчен мөһим тарихи әһәмияткә ия. 922 елда Исламны дәүләт дине буларак кабул итү күп очракта көнбатыш һәм көнчыгыш традицияләрен тоташтыручы уникаль Россия цивилизациясе булдыруны билгеләде. Безнең дәүләт территориясендә ислам үсеше башка традицион диннәр белән берлектә илдә тыныч яшәүгә һәм конфессияара татулыкка ныклы нигез салды. Бу бөтен дөнья җәмәгатьчелеге өчен уникаль үрнәк.

- Безнең районда да бу датаны билгеләп үтәчәкләрме?

- Әлбәттә. Һәр айга чаралар планы төзелде. Аларның иң мөһиме - татар шагыйре, дин эшлеклесе Мәүлә Колыйга багышланган конференция уздыру. Шулай ук район мөхтәсибәте төрле ирекле акцияләр, дини б әйр әмнәр, т үгәр әк өстәлләр һәм башка бик күп чаралар уздырачак. Алар барысы да Ислам динен кабул итүгә багышлана.

- Шуны әйтегез әле, безнең районда күпме мөселман яши? Алар ничек дин тота?

- Бездә ислам динен тотучы татарлар 57 процент тирәсе. Алар биш тапкыр намаз укырга мәчетләргә йөриләр, ураза тоталар, Ислам динендәге изге урыннарга хаҗ кылалар, зәкят тапшыралар, мәчеткә сәдакалар бирәләр, үзләренең мәрхүм туганнары өчен Коръән укыйлар, өйләрендә имамнар чакырып мәҗлесләр үткәрәләр. Моннан тыш, мөселманнар үзләренең дини кыйммәтләрен игелекле гамәлләре белән күрсәтәләр: мохтаҗларга ярдәм итәләр, янәшәләрендәге кешеләр белән яхшы мөгамәләдә яшиләр.

- Әгәр кеше шәригать кушканнарның барысын да үтәмәсә? Мәсәлән, кеше ярлыларга, мохтаҗларга ярдәм итә һәм сәдака бирә, әмма көненә 5 тапкыр намаз укымый, ураза тотмый. Бу очракта ул үзен мөселман дип атый аламы?

- Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә һәм Мөхәммәт пәйгамбәребезнең аның илчесе икәненә ышанган кеше мөселман дип санала. Әгәр кеше иман китерә икән һәм аңа бөтен күңеле белән ышана икән, ул мөселман дип санала. Әйе, тиешле догаларны укымаса да үзен мөселман диючеләрне еш очратырга туры килә. Әгәр кеше шәригать кушканча иман китереп, билгеле бер дини кануннарны үтәмәсә дә мөселман дип санала. Әмма бу кешенең дин тотуы камил, ихлас булмый. Бер галим әйткәнчә: «Намаз укымаучы мөселман – дингә ышанмаучы дип саналмый, әмма дингә ышанмаучы да намаз укымый». Ягъни мондый дин көчсез, чөнки монда шәригать кануннары үтәлми. Аллаһы Тәгалә безгә иман бирде һәм без аны намаз, ураза, зәкят белән саклап торырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса