Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узды

Анда республиканың 28 ведомствосы катнашты. Алар 20 меңгә якын нарат һәм чыршы үсентеләре утырттылар.

Һәр оешмага урман белгече беркетелде, ул ирекле ярдәмчеләргә көрәк, үсентеләр бирде, аларга беркетелгән буразнага озатты, үсентеләрне ничек дөрес утыртырга кирәклеген күрсәтте һәм сөйләде.

Агачларны 18 гектар мәйданда чокырлы территориягә утырттылар. 3 елдан соң нарат һәм чыршылар 50 сантиметр биеклектә булачак.

Мондый акцияләр кешеләрдә табигатькә сакчыл караш тәрбияли. Аннары, шушы агачлар яныннан узып барганда, алар үз куллары белән утыртылган урманның ничек үсүенә горурланып караячаклар, - дип билгеләп үтә Матюшино урманчылыгының участок урманчысы Нурсил Гыйбадуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса