Питрәч районында "Полиция Кыш бабае" балаларга бүләкләр таратты
Яңа ел бәйрәмнәрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлеге традицион «Полиция Кыш бабае» хәйрия акциясе үткәрде.
Бүлек хезмәткәрләре үз көчләре белән акча җыеп, авыр тормыш хәленә юлыккан гаиләдәге балалар өчен бүләкләр алдылар.
Акция кысаларында полиция хезмәткәрләре «Шатлык» социаль приютында тәрбияләнүчеләрне, шулай ук 23 бала тәрбияләнүче шефлыктагы 15 гаиләне Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котладылар. Пановка, Татар Тау Иле, Ленино-Кокушкино, Иске Шигали, Питрәч, Колай авылларында яшәүче гаиләләр дә бар иде. Полиция Кыш Бабае һәм Кар Кызы балаларга Яңа ел пакетлары, уенчыклар бүләк иттеләр. Олыларга да, балаларга да чын бәйрәм оештырдылар. Хокук тәртибе сакчылары балаларга закон тәртибе нигезләре турында искәрттеләр, аларга бәхет, укуларында уңышлар һәм яңа елда барлык хыялларының да тормышка ашуын теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа