Питрәч районында сөт җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче терлекчеләрнең эшләре белән таныштык
Җәй - мул сөт чоры. Җылы кояшлы көннәр, витаминлы, яшел сусыл үләннәр савымнарны арттырырга ярдәм итә.
Без Питрәч районында сөт җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче терлекчеләрнең эшләре белән таныштык, шулай ук Татар Казысы авылындагы фермада булдык, анда күрсәткечләр дә яхшы.
- Питрәч хуҗалыкларында барлыгы 3644 баш сыер исәпләнә. Бүгенге көндә безнең районда тәүлеклек савым 67,8 тонна сөт тәшкил итә, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1,6 тоннага күбрәк, - дип сөйләде район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Хәлим Гатиатуллин. - Бер сыердан уртача тәүлеклек савым 18,6 килограмм тәшкил итә, узган ел 17,3 килограмм иде. Бу күрсәткечләр буенча без республикада әлегә ундүртенче урында торабыз, - дип билгеләп үтте ул.
Без районның алдынгы хуҗалыкларының берсе «Макс-Ойл» ҖЧҖгә бардык. Шул арада сыерлар җәйге көтүлекләрдән кайтты.
- Бездә тәүлек буе терлек көтү оештырылган, болыннарда үлән бик яхшы, - ди хуҗалыкның баш ветеринария табибы Рафис Габдуллин. - Сыерлар һәрвакыт тук. Бу безнең көтүчеләребез Динар Бариев һәм Максим Козловскийның тырышлыгы нәтиҗәсе, алар иң яхшы көтүлекләрнең кайда икәнен яхшы беләләр. Бездә 13 терлекче эшли. Безнең хуҗалыкта 535 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 145-е савым сыерлары.
Бездә тулаем савым 3200 килограмм тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 400 килограммга күбрәк. Әлбәттә, без сөт күләмен арттыру өчен һәр мөмкинлектән файдаланабыз. Моның өчен бездә барлык ресурслар да бар, аларны кулдан ычкындырмаска тырышабыз. Безнең фермаларда эшләүче кешеләр дә тәҗрибәле, хезмәт сөючән. Алар хезмәт хакының сөт күләменә һәм сыйфатына бәйле булуын яхшы аңлыйлар.
Эш урыннарында һәрвакыт тәртип, чисталык. Без шулай бердәм, тату эшлибез, шуңа күрә дә югары савымнарга ирешәбез.
Тәҗрибәле савымчыларыбыз Фәния Минһаҗева, Дамирә Хәмидуллина, Рәзинә Хәйруллина һәм Вәрәкыя Кадыйрова тырышлыгы белән бүген һәр сыердан 24,1әр килограмм сөт савабыз. Ә безнең Нина Данилова яңа туган бозауларны карый. Аның тырышлыгы белән бозаулар сакланышы һәрвакыт йөз процент, - дип ассызыклады Рафис Габдуллин.
Хуҗалыкның алдынгы хезмәткәрләренең берсе Зөлфия Галәветдинова фермада беренче көннән бирле эшли.
- Мин үзем Биектау районыннан, әти-әнием фермада эшләде. Малларга карата мәхәббәт алардан күчкән, кечкенәдән әнигә ярдәм итәргә бара идем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң туган авылым фермасына эшкә урнаштым. Язмыштыр инде, Татар Казысы авылында яшәүчегә кияүгә чыктым. Бозаулату бүлегендә эшлим, минем күзәтүем астында 69 терлек: бозаулар, таналар, сыерлар. Һәркемгә аерым тәрбия кирәк. Тәҗрибә, яхшы шартлар аркасында барысына да өлгерәм, башкача була да алмый, мин бит яраткан эшемне башкарам, - дип сөйли Зөлфия Әнвәр кызы.
Бер сыердан уртача тәүлеклек савым буенча лидерлар - «Ак барс-Питрәч» ҖЧҖ (24,8 кг), «Макс-Ойл» ҖЧҖ (24,1 кг), Абдуллин Х.С. КФХ (17,6 кг) һәм «Агролак-К» ҖЧҖ (15,0 кг). Аутсайдерлар арасында - «Рацин-Шәле» ҖЧҖ (11,9 кг) һәм Терентьев Н.В. КФХ (10,9 кг).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа