Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында су куллану берничә тапкырга артты

Насослар чыдамый. Күп авылларда скважиналар эшчәнлеген кулдан көйлиләр.

Питрәчтә су куллану 2 тапкырга арткан - тәүлегенә 6000 куб метр тәшкил итә. Казан, Титов, Механизаторлар урамнарында, Осиново бистәсендә һәм башка урамнарда проблемалар бар. Йөкләнеш аркасында насослар сафтан чыга. Соңгы атнада гына да икене алыштырдылар.
Колай һәм Янсуар авылларында насослар алыштырылды. Ремонттан соң, Колай авылындагы скважиналарны Илһам Кашапов та карады. Хәзер 2 скважина 1200 куб метр су бирә, әмма бу час-пик вакытында җитми. 60 процент - югалтулар: урлаулар, исәпкә алынмаган су сибү, законсыз рәвештә суүткәргечләр тоташтыру. Аларны ачыклау буенча рейдлар үткәрелә.
Званкада насос урнаштырдылар һәм аны эшләтеп җибәрделәр. Скважина сәгатенә 9 куб метр су бирә ала. Торак пунктның яңа өлешендә су белән бәйле ситуация көйләнде. Иске өлешендә әлегә проблема саклана. Мәсьәләне хәл итү юлын тапканчы 4 урамга су алып килүне оештыру йөкләмәсе бирелде. Әлеге урамнарга машина белән су таратачаклар. Су ташу 20.00 сәгатьтән башлана.
Богородск авылында су күп тотыла. Җирлектәге хәлне электр линияләренең планлы эшләре дә начарайта. Электр сүндерелү сәбәпле, скважиналар тик торырга мәҗбүр. Шуннан соң алар бик озак тула.
Көек авылында скважинадан түбән урнашкан урамнарда су белән өзеклекләр була. Тукай урамына 36 йорт янына су алып килү оештырыла. Савыт бушаган саен су тутырылачак.
Беренче Май һәм Камыш бистәләрендә өстәмә скважина эшләтеп җибәрү өчен җиһазлар сатып алынды. Дүшәмбедән монтажлау башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса