Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында сусыл азык әзерләү тулы куәткә бара

«АгроЛак-К» безнең районның алдынгы хуҗалыкларының берсе. Биредә терлек азыгын беренче булып әзерли башладылар һәм күпьеллык үләннәрдән сенаж салу планын беренче булып үтәделәр.

Сенаж әзерләүгә июньнең өченче декадасында керештек, - дип сөйли агроном Рәмзил Вәлиев, - яңгырлар явуга карамастан, сенаж салу эшен ун көндә башкарып чыктык. Бер яктан, азык әзерләгәндә яңгырлар басуда эшләргә комачаулый кебек, сенаж базында киресенчә булыша. Явым-төшемнәр дымлылыкны саклап калырга ярдәм итә. Мәсәлән, бүгенге яңгырны көттем, без чокырны тутырдык һәм хәзер аны технология буенча кышкы саклауга ябабыз.
Азык әзерләүчеләребез көн саен уртача 400 тонна сыйфатлы яшел масса салалар. Күпьеллык үләннең уңышы, бу очракта люцерна сөендерә. Шуңа күрә куелган бурычны без, 3000 тонна сенаж салып, вакытында башкарып чыктык. Тиздән берьеллык үләннәрне чабуга керешәчәкбез.
Боларның барысына да механизаторларыбыз һәм машина йөртүчеләр тырышлыгы белән ирештек. «МакДон» тракторында үлән чабуда Виктор Федотов, «Полесье» азык җыю комбайннарында - Толк Раджапов һәм Илсур Хәмидуллин, яшел масса ташуда МТЗ -1221дә тракторчы Тимофей Романов һәм биш КамАЗ эшли, - дип санап китте агроном.

Шулай ук азык ишегалдында да эш кайный. Биредә К-44 тракторында бер-берсен алыштырып, аталы-уллы Хәетбай белән Улутбек Досчановлар эшли, алар тәүлегенә 20 сәгать эшли.
Досчановларның тулы бер династиясе Колай кырларында хезмәт куя. Гаилә башлыгы һәм кече улы азык ишегалдында эшли, тагын бер улы Ойбек сабан культураларына агу сиптерү белән шөгыльләнә. Сүз уңаеннан, язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча Ойбек кыр батырлары арасында район Сабан туенда да бүләкләнде. 
Хәетбай инде 48 ел трактор штурвалы артында, ул универсаль механизатор, Сабантуйларда һәм авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында күп тапкырлар бүләкләнгән.

Инде күптәннән эш тәҗрибәмне улларыма  тапшырам. Ойбек хуҗалыкта 2005 елдан бирле эшли. Ярый әле бездә ел әйләнәсе эш бар. Беркайчан да эшсез утырмыйбыз. Хәзер менә азык әзерләү белән мәшгульләр. Калган вакытта - басуларда, кышын фермада һәм техниканы ремонтлауда, - ди тәҗрибәле механизатор. 

Улутбекка шулай ук техника белән эшләү ошый, өлкән хезмәттәшләреннән калышмый.

Үз эшемне яратам. Стажым зур түгел әле, өч ел гына. Ике ел трамбовкада эшлим. Читтән карап торганда эшем күңелсез тоела, әмма бу алай түгел. Киресенчә, миңа ошый, - ди кечеДосчанов.

  
28 июньгә район хуҗалыклары басуларында 2738 гектарда күпьеллык үләннәр чабылган, 10069 тонна сенаж әзерләнгән. 
Сенаж базларына иң күп яшел масса түбәндәге хуҗалыкларда салынды: «АгроЛак – К» - 2853 тонна, «Ак барс-Питрәч» - 2739 тонна, «Шәле-Агро» - 2027, Муллагалиев А.Р – 2000, «Макс-Ойл» - 650 тонна. Хуҗалыкларда сенаж әзерләү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса