Питрәч районында терлек азыгы әзерләүгә керештеләр
Без “Шәле-Агро”да булдык, анда хезмәтчәннәр кырга 17 июньдә чыктылар.
Беренче булып күпьеллык үләннәр үскән кырларга “Шәле-Агро”, “АгроЛак-К” һәм Муллагалиев А.Р. крестьян-фермер хуҗалыгы комбайннары чыкты. Уртак көч белән 1946 тонна сусыл азык – сенаж әзерләнгән. “Ак Барс Питрәч”тә күпьеллык үләннәр чабалар. Бу атнада башка авыл хуҗалыгы формированиеләрендә дә азык әзерләүгә керешергә планлаштыралар.
Бездә күпьеллык үлән 600 гектардан артык мәйданда чәчелгән, - дип сөйли идарәче Илназ Хөсәенов. - Әлегә 726 тонна сенаж салынды. Тагын да күбрәк булыр иде, әмма һава шартлары мөмкинлек бирми, чөнки көн саен диярлек яңгыр ява. Үлән сусыл булганда, бер генә минутны да югалтмаска тырышабыз, - дип билгеләп үтә ул.
Эшкә «Ягуар-810» комбайны җәлеп ителгән, аның руле артында - Сәлим Исламов. Чапкычта Ирек Гомәров, ташуда өч КамАЗда шоферлар Илгизәр Галиәскәров, Рәдиф Әхмәтшин һәм Нияз Гыйниятов, ике МТЗ-1221 тракторында механизаторлар Фәрит Нуриев һәм Алексей Карташов, яшел масса төйгечләүдә “Амкадор”да Ранис Гыйбашов һәм Т-150 тракторында Фәнил Салихов.
Хезмәт стажы зур булган механизатор Сәлим Исламов 1977 елдан бирле рульдә. Шул елда туган авылы Шәле мәктәбендә машинист-тракторчы таныклыгын ала.
Мин бу комбайнда җиденче сезон эшлим, - ди ул. - Төрле маркалы тракторларда һәм комбайннарда эшләдем. Быел үлән үсеше өчен һава торышы уңайлы, әмма ул бөтен җирдә дә бертигез үсмәгән. Ә уңыш начар түгел. Мисал өчен, бер эш көнендә 450 тонна яшел масса җыйдым. Терлек ач калмаячак, азыкны җитәрлек күләмдә әзерлибез, - ди Сәлим Исламов.
Сыйныфташы, районның алдынгы механизаторларының берсе Фәрит Нуриев та шундый ук фикердә. Заманында аларның әтиләре механизатор булганнар. Күптән түгел район Сабан туенда Фәрит кыр батырлары арасында булды, район җитәкчелеге аңа кыйммәтле бүләк тапшырды.
Мин язгы кыр эшләре вакытында сабан культураларын чәчүдә һәм тырмалауда катнаштым. Хәзер азык ташуда. Без, механизаторлар өчен, хуҗалыкта эш һәрвакыт җитәрлек. Басулар якын түгел, сенаж чокырына кадәр ара ун километрга якын. КамАЗлардан калышмаска тырышабыз, көнгә ун рейс ясыйбыз, - дип сөйли Фәрит Нуриев.
Алдынгы шоферларның берсе Рәдиф Әхмәтшинга быел тагылмалы яңа КамАЗ биргәннәр,тагын бер яңа камазчы - Илгизәр Галиәскәров. Бу ике шоферның да әтиләре Вахитов исемендәге колхозда машина йөртүче булып эшләгән. Үзләренең күп тонналы машиналарында алар унар рейс ясап, ике йөз тоннага кадәр сенаж ташыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа