Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Питрәч районында урнашкан Черемыш авылы нинди серләр яшерә?

Алар белән авылның социаль хезмәткәре Елена Романчева уртаклашты.

Авылда дүрт чишмә бар. Авылда яшәүчеләр үзләре әйтүенчә, аларның суы тәмле. Без аны эчеп карадык. Чыннан да шулай булып чыкты. Сүз уңаенннан, олылар искә алуынча, чишмә авылдан төньяк-көнчыгыштарак урнашкан агачлыкта булган. Тагын бер мәгълүмат буыннан буынга күчеп килгән, бу җирлекләрдә баронесса яшәгән (архив мәгълүматлары буенча ул князь Кропоткиннар яки Болховскийлар, ә бәлки Бланклар линиясе буенча туганнар булырга мөмкин). Ул бу чишмәгә суга йөргән. Ул суны нәкъ менә шушы чишмәдән генә эчә торган булган.

Ул биредә яшәгән дип раслыйлар. Әлбәттә, утар сакланмаган. Җирле кешеләр аның кайда урнашканын чамалыйлар (шулай ук картларның истәлекләре буенча). Авылда тагын бер кызыклы урын булган. Бу чиркәүдән югарырак урнашкан Сиреневая урамы. Елена Владимировна билгеләп үткәнчә, ул бу урамны хәтерли икән әле.

Язын бу урамда ак төстәге сирень чәчәк ата иде, - диде ул. Искиткеч матур иде.

Клуб һәм кибет урынында бүген бушлык. Мәктәп урынында - шәхси йорт. Авыл территориясендә әле совет чорында ук төзелгән ат абзары булган. Совхоз таркалгач, ул вакытта стеналар гына калган ат абзарын бер гаилә сатып алган. Бүген ат абзары урынында - ике катлы зур йорт. Әлеге бинаны егерме елга якын төзүләре турында да әйтеп узды Елена Владимировна.

Берничә ел элек Черемышка керү юлында калкулыкта шушы авылдан чыккан Сергей Романчев инициативасы белән авылның үз статусы буенча христианнарныкы булуын символлаштыручы зур тәре урнаштырганнар.

Авылда иң борынгы кешеләрдән бары тик ике генә хатын-кыз исәпләнә. Флюра Юнысова (аңа 87 яшь) һәм Евдокия Михайловна Ильина. Алар биредә күптәннән яшиләр, әмма Черемышта туып-үсмәгәннәр. Кыскасы, халыкның төп өлешен җәйгә бакча эшләре белән шөгыльләнергә килгән өлкән яшьтәге кешеләр һәм бакчачылар тәшкил итә. Ә әңгәмәдәшебез Елена Владимировна Романчева биредә егерме елдан артык яши. Черемыш кешесенә кияүгә чыккан, аңа бу авыл бик ошаган.

Монда шундый тыныч, - ди ул, - беркайда да күзәтелмәгән матурлык, бигрәк тә җәй айларында. Безнең авылда бик рәхәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса