Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында уңыш өчен көрәш ахырына якынлаша

Бөртекле культураларны суктыру өчен көннәр яхшы, шуңа күрә басуларда куәтле комбайннар, автомашиналар һәм башка техника гөрелтесе бер минутка да туктап тормый.

Аграрийлар киләчәк уңышка нигез салалар инде. Туфрак эшкәрткәннән соң алар көзге культуралар чәчүгә керештеләр.

«Шәле-Агро»да урып-җыю кампаниясе төгәлләнеп килә. Аларга 4000 гектардан артык мәйданда бөртекле культураларны җыеп алырга кирәк иде. Бүгенге көндә 150 гектарга якын сабан бодае суктырасы калды.

Коры һәм эссе җәй булуга карамастан, нәтиҗәләр начар түгел. Һәр гектардан уртача 26 центнер ашлык алынды. Иң зур уңыш арпадан - 29,8 центнер. Сабан бодае -  23,2 центнер, көзге бодай - 22,2 центнер, көзге арыш – 22,6 центнер, солы – 20 центнер, - диде хуҗалыкның баш агрономы Илгиз Лотфуллин. - Шушы көннәрдә көзге культуралар чәчүгә керешәбез. Кырлардан салам җыябыз, пресслыйбыз, туфракны эшкәртәбез, - дип өстәде ул.

Комбайнчылар арасында «Дон-1500Б» комбайннарында эшләүче тәҗрибәле механизаторлар Рәшит Гыйниятов һәм Фәрдүс Миндубаев алдынгы урыннарда бара. Хуҗалык кырларында быел барлыгы 8 комбайн һәм тагылма белән шул кадәр үк КамАЗ эшли.
Урып-җыю кампаниясендә иң яшь комбайнчыларның берсе Нияз Гыйниятов икенче ел катнаша.

Беренче ел әтием Рәшит Гатаулла улында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Аннары мөстәкыйль рәвештә эшләргә булдым. Без хәзер әти белән бер басуда эшлибез. Ә минем бабам гомер буе шофер иде. Ярдәмчем Рөстәм Абдуллин белән без «Акрос-530» комбайнында эшлибез. Көнгә 10-12 бункер ашлык суктырабыз. Кирәк булганда, бер-беребезне алыштырабыз, - дип уртаклашты минем белән Нияз Гыйниятов.

Янәшәдә тәҗрибәле хезмәттәшләр булганда эш тә көйле бара, алар һәрвакыт эшләре, киңәшләре белән булышалар.
Ә Илгизәр Галиәскәров туган хуҗалыгында 12 ел машина йөртүче булып эшли. Хәзер ул кыр-ындыр табагы маршруты буенча ашлык ташу белән мәшгуль.

Басуларыбыз зур. Шулай да 5-8 рейс ясарга өлгерәбез. Ындыр табаклары Шәледә һәм Чытыда. Безгә комбайннарның эштән туктап тормавы мөһим, һәр минут кадерле бит, - дип билгеләп үтә ул.

Ринат Миннебаев та көн саен басулар буйлап 250-300 чакрым юл үтә. Ул механизаторларга, комбайнчыларга төшке һәм кичке ашны алып бара, моның өчен быел аңа яңа «Газель» биргәннәр. Аңа эшендә кызлары Зөһрә һәм Талия булыша.

Балаларны  шулай эшкә өйрәтәбез. Ипинең кайда һәм ничек барлыкка килүен алар күреп үсә, - ди Ринат Миңнебаев.

Басуда шулай ук автовесовщица һәм учетчица Минсәрия Әхмәтшина да бар.

Кырда без ныклы контроль алып барабыз. Безнең барлык игенчеләребез дә намус белән эшлиләр һәм үз эшләрен беләләр, шуңа күрә җиңел эшлиләр, - дип сүзен йомгаклады ул. - Безнең район игенчеләренең барысы да үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар.


Район буенча гектардан уртача уңыш чыгышы 16,7 центнер тәшкил итә. «Шәле-Агро» (26,4), «Ак барс-Питрәч» (19,6), Гаврилов исемендәге агрофирма (18,2) лидерлар рәтендә. Урып-җыюның гомуми мәйданы - 33543 гектар, шуның 24181 гектарында уңыш җыеп алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса