Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Роман Пушков: Питрәч районында янгыннар белән хәл начарлана

Узган ел белән чагыштырганда янгыннар саны артты.

Быел район территориясендә 94 янгын булган, узган ел 65 иде. Рәсми матди зыян 1 миллион 772 мең сум тәшкил иткән - узган ел белән чагыштырганда 5 тапкыр күбрәк. Янгыннарда 1 кеше һәлак булган, тагын 1 кеше җәрәхәтләнгән.
63 янгын ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан, 16сы – электр җиһазларын һәм электр көнкүреш приборларын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында, 12се - мичне кулланган һәм урнаштырган вакытта кагыйдәләрне бозу нәтиҗәсендә. Калган өч очракның сәбәбе - ут төртү. Шул исәптән торак секторда – 83 янгын, авыл хуҗалыгы объектларында - 11 янгын.
Богородск, Колай, Шигали, Питрәч һәм Шәле авыл җирлекләрендә уннан артык янгын чыгу очрагы теркәлгән.
Коры үлән  һәм чүп-чар яну турында 56 хәбәр килде. 45 тапкыр коры үлән, 11 тапкыр чүп-чар янган.
Гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылган. 5 вазифаи затка 30 мең сум, 25 гражданга 50 мең сум штраф салынган. 14 очрак буенча район башкарма комитеты адресына 4 кисәтү чыгарылган. 7 очрак буенча административ хокук бозулар һәм тикшерү үткәрү турында эш кузгатылган. 5 очрак буенча беркетмәләр сентябрьдә каралачак.

Янгыннар белән хәл начарлана. Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Электр хуҗалыгына һәм җылылык приборларына вакытында ревизия ясагыз, аларны төзек булмаган хәлдә файдаланмагыз. Ут белән эш иткәндә, шул исәптән тәмәке тартканда да сак булыгыз. Торакны ут сүндергечләр һәм хәбәр иткечләр белән җиһазландырыгыз, - дип искә төшерде мөһим кагыйдәләр турында Питрәч районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре буенча өлкән инспектор, эчке хезмәт подполковнигы Роман Пушков.

Татарстанда янгын куркынычының бишенче классы кертелде, дип өстәде ул. Урман массивларына бару һәм керү, торак пунктларда, дачаларда, предприятиеләрдә һәм йорт яны участокларында коры үлән, камыл һәм чүп-чар яндыру тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса