Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында яшәүче иң өлкән кешеләренең биографиясе белән уртаклашабыз

Алар барысы да гасырлык чиген узган инде.

Нина Куприянова, 100 яшь

Нина Куприянова (15.12.1921) Тәтеш районы Красное Поле авылында укытучылар гаиләсендә туа. Егерме яшендә ул үз теләге белән фронтка китә. Сугыш дәвамында Подольскта беренче зенит-прожектор дивизиясенең прожектор полкында хезмәт итә. 1945 елның августында аны демобилизациялиләр. Казанда юридик мәктәпне тәмамлап, Нина Никифоровна Удмуртиягә эшкә китә, анда 1969 елга кадәр яши. Аннан аны Чаллыга җибәрәләр, анда "КамАЗ" заводы төзелеше башланган була һәм квалификацияле кадрлар таләп ителә. Ул анда 1981 елга кадәр эшли. Аннан соң безнең районга күчеп, берничә оешмада төрле вазыйфалар башкара.


Николай Михайлов, 101 яшь

Николай Михайлов (28.11.1920 ел) Балык Бистәсе районының Еловое Паново авылында туа. Амур өлкәсе Кызыл Байрак флотилиясендә хезмәт итә. Дошманның Мәскәүгә якынаюын белгәч, беренче чакырылышта ук башкаланы яклауга барырга теләк белдерә.
Аны беренче ранг капитаны подполковник Маслов җитәкчелегендә 84 нче диңгез бригадасына билгелиләр. Николай Михайлович Клин, Высоцк, Волоколамск, Солнечногорск шәһәрләрен азат итә. 180 нче укчылар дивизиясе составында аерым разведта Курск сугышында катнаша.
Сугыштан соң мәдәният бүлеген җитәкли, партиянең район комитеты инструкторы булып эшли.


Александр Липатов, 102 яшь

Александр Липатов Питршәч районы Олан авылында туа. Сугыш башланганда аны армиягә алалар. Әмма яшь егет туберкулез белән авырып китә, шуннан соң аны комиссиялиләр һәм дәвалауга җибәрәләр…
Терелгәннән соң ул шунда ук өйләнә. Тормыш иптәше Татьяна Ивановна белән Александр Павлович алтын, зөбәрҗәт һәм хәтта бриллиант туйларын билгеләп үтте, аларның бәхетле никахы 65 елдан озаграк дәвам итә.


Анастасия Антонова, 102 года

Анастасия Сергеевна 1919 елда Әлбәден авылында туа, бүгенге көндә дә шунда яши. Гаиләдә ул биш бертуганы арасында бердәнбер кыз була.
1939 елда авылдашы Алексей Федоровичка кияүгә чыга. Кырык яшендә улы Николай туа, ирен армиягә алалар. Сугыш башлангач,ире Алексей 8 елдан соң гына гаиләгә әйләнеп кайта ала. Аннары ир белән хатынның кызлары Анна туа. 
 

Хәзерге вакытта Питрәч районында 95 яшьтән 102 яшькә кадәрге 16 кеше яши.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса