Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында яшәүче иң өлкән хатын-кызларның берсе Өммехания Исмәгыйлевага 100 яшь тулды

Аның балачак һәм яшьлек еллары иң авыр чорларга туры килә. Идел буенда ачлык, Беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышларыннан соң җимереклекләр. Әмма авырлыклар аны чыныктырган гына.

Өммехания Гәрәй кызы 1922 елның 10 февралендә ТАССРның Питрәч районы Кибәк Иле авылында күп балалы гаиләдә туа. Ул кечкенәдән өлкәннәр белән бергә эшли. Аңа яшүсмер вакытта, ул чактагы тормыш рәвеше буенча энеләре һәм сеңелләрен карарга туры килә, чөнки иртәдән кичкә кадәр әти-әнисе басуда эшли. Аларның гаиләсе коллективлашуның авыр вакытын кичерә, әле ныгып җитмәгән балалар олылар белән бергә колхозларны да күтәрә. Шундый шартларда да балалар укырга тырышкан. Еш кына мәктәпләрнең өйдән берничә чакрым ераклыкта булуы да аларны туктатып калмаган һәм аларга җәяү йөрергә туры килгән. Моннан тыш, көнкүреш һәм тормыш авырлыкларына карамастан, балалар уйнарга да, күңел ачарга да вакыт тапкан. Сугыш башланганда аңа унтугыз яшь була. Физик яктан ныгып бетмәгән кызга башка хатын-кызлар белән беррәттән бөтен авыр эшләрне башкарырга туры килә. Ир-атлар бер-бер артлы фронтка китә, авылда хатын-кызлар, көчсез картлар һәм балалар гына кала. Олы абыйсы да сугышка киткән. Ә 1942 елда аның Сталинград өчен барган сугышларда хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә. Бу гаилә өчен зур фаҗига була.

Өммехания Гәрәевна сугышның беренче көннәреннән үк склад мөдире итеп билгеләнә, аннан бригадир булып эшли. Ул еш кына бу ач вакытта тылда яшүсмерләрнең, картларның һәм хатын-кызларның ничек эшләвен искә ала. Иртә таңнан кичкә кадәр эшлиләр, үгезләр җигеп, авыр йөкләр ташыйлар һәм ачка тилмереп яшиләр. Шул ук гаиләгә тагын бер хәвефле хәбәр килә: кече абыйсын да Кызыл Армия сафларына озаталар һәм Сослангер урманына хәрби укулар узу өчен җибәрәләр. Ул әтисе белән аңа җылы киемнәр, ашамлык алып барганнарын хәтерли. Сугыштан соңгы елларда да хатын-кызларга бик авыр була. Алар илне җимереклектән һәм хәрабәләрдән торгызуда катнашалар. Тормыш ике дистә елдан соң гына җайга салына башлый.

Сугыштан соң Өммехания Гәрәевнаны Биектау районы Яуширмә авылында яшәүче бер тол ир-атка кияүгә бирәләр, әмма тиздән вафат була. Аны авыру әнисе һәм 4 бала белән тол калган Исмәгыйлев Әбрар Йосып улына димлиләр. Өммехания ханым ятимнәргә барлык назын, мәхәббәтен бирә һәм алар өчен чын әни була. Пенсиягә чыкканчы Өммехания Гәрәй кызы Ленино-Кокушкино совхозында эшли, ә аннары өлкән яшьтәге каенанасын тәрбияли һәм оныкларын караша. Өммехания ханым бик тырыш кеше. Хәзергә кадәр ул көнгә биш тапкыр намаз укырга тырыша һәм 95 яшькә кадәр ураза тоткан. Бары тик җиде сыйныф кына тәмамлавына карамастан, яңалиф, латин һәм кириллицада китаплар һәм журналлар укый. Ул һәрвакыт тыныч һәм гадәти булмаганча бик сабыр. Киңәшләрен бирергә тырыша, ә алар - бәһасез, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Бүген Өммехания Гәрәевна Салкын Чишмә авылында тәрбиягә алынган улы Исмәгыйлев Кәрим Әбрар улы гаиләсендә яши. Ул җиде оныгы һәм ун оныкчыгы игътибарын, кайгыртуын тоеп яши

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса