Питрәч районында язгы кыр эшләре дәвам итә
Без районның иң зур хуҗалыгы «Ак барс-Питрәч»тә булдык һәм кыр эшләренең барышы турында белдек.
Аграрийларга 11415 гектарда сабан культурасы чәчәсе бар. 5915 гектарда бөртеклеләр, 4416 гектарда - техник, 1084 гектарда азык культуралары булачак.
Алар уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауга 14 апрельдә керешкәннәр. Беренче 5 көндә төп эшләрне 3200 гектарда төгәлләргә өлгергәннәр. Басуга беренчеләрдән булып чыккан алдынгы механизаторлар - Илшат Әхмәтов, Ранис Гыйззәтуллин, Алексей Спиридонов, Илшат Сафин.
Хәзер бездә 35 берәмлек техника эшли. 24 апрельдә сабан культураларын чәчү башланды. Өч чәчү комплексында Рушан Гайфуллин, Павел Андриянов һәм Альберт Мостафин эшли. Әлегә, нигездә, борчак һәм горчица чәчәбез. Яңа технология буенча эшлибез, - ди баш агроном Николай Кузнецов.
Әлегә районның алдынгы механизаторларының берсе Рушан Гайфуллин алдынгылар рәтендә бара, аның исәбендә 400 гектардан артык чәчүлек мәйданы бар. Ул балачактан ук җирдә эшләргә яраткан. Автотранспорт техникумын һәм КХТИны тәмамлаган. Механизатор таныклыгы алгач, туган хуҗалыгына эшкә урнаша. Башта ике ел «Туман» минераль ашламалар тараткычта эшли. Аннары аңа заманча «Нью-Холланд» тракторы бирәләр.
Минем хезмәт стажы 19 ел. Язгы кыр эшләре сезонында да шул кадәр вакыт катнашам. Әмма бездә ел әйләнәсе эш җитәрлек. Яз, җәй, көз басуларда булсак, кышын техника ремонты белән шөгыльләнәбез. Безнең өчен һава шартлары бик мөһим. Әлегә ул сөендерә. Туфракта дым орлыклар һәм көзге культуралар өчен җитәрлек, - дип билгеләп үтте ул.
Баш агроном Рушанны, техниканы яхшы белүче, белемле механизатор, ди.
Ул барысын да ремонтлый ала. Мопедтан башлап, зур заманча техникага кадәр. Без аңа иң катлаулы участокларны ышанып тапшырабыз. Ул берничә тапкыр «Кыр батыры» дип танылды, - дип йомгаклады сүзен Николай Кузнецов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа