Питрәч районының өч авыл җирлегендә яңа фонарьлар урнаштырылды
Бу эшне Ленино-Кокушкино, Шигали, Кибәк Иле авыл җирлекләрендә үткәрделәр.
Шигалида халык мөрәҗәгате буенча Лесная урамында 2 фонарь урнаштырылды.
Ленино-Кокушкино авылының Набережная урамында гражданнар мөрәҗәгате буенча 4 яңа яктырткыч барлыкка килде. Монда ук Гагарина, Техническая, Центральная урамнарындагы яктырткычларны - нибары 7 фонарьны алыштырдылар. Черемышевода - 1, Салкын Чишмәдә – 2.
Шундый ук эшне Кибәк Иле авыл җирлегендә Новая урамы, 2 нче йорт адресы буенча башкардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа