Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районының иң зур мәктәбен 1 сентябрьгә төзеп бетерәчәкләр

"Царево" торак комплексында мәктәп «Торак һәм шәһәр мохите " илкүләм проекты буенча төзелә

(Питрәч, 16 март, Питрәч-информ) Яңа Шигали авылында яңа микрорайонда ата-аналар белем бирү учреждениесе төзелеше тәмамлануын түземсезлек белән көтәләр. Төзелеш эшләрне 1 сентябрьгә төгәлләргә ниятлиләр.
    "Белем көнендә биредә беренче кыңгырау чыңларга тиеш. Шуңа күрә без тулы көчкә эшлибез. Мәктәп бик зур, 1224 урынга исәпләнгән. Мондый масштабтагы белем бирү учреждениеләре Казанда да күп түгел. Безнең прораблар объектның барлык нечкәлекләрен алдан ук өйрәнделәр, шуңа күрә әлегә без нинди дә булса авырлыкларга юлыкмадык. Финанслау да вакытында», - дип сөйләде безгә төзелеш компаниясенең баш инженеры Искәндәр Насыйров.
    Мәктәп «Торак һәм шәһәр мохите " илкүләм проекты буенча Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән төзелә. Проект халыкның торак шартларын яхшыртуга һәм шәһәр мохитенең уңайлылыгын күтәрүгә юнәлдерелгән. Узган ел Татарстанда яшәүче 37 мең гаилә торак шартларын яхшырткан. 2019 елда республикада 2,6 млн. квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу, узган ел белән чагыштырганда, 11% ка күбрәк. Татарстан Республикасында бер кешегә торак белән тәэмин ителеш 27,3 кв. метрга җиткән.

ТИ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса