Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районының татар авылларында язны каршыладылар

Татар Казысында Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Нәүрүз бәйрәме, ягъни көн белән төн тигезләшкән көн. Әле тагын ул, язны каршылау бәйрәме дип тә йөртелә халыкта.
Татар халкы элек-электән бу бәйрәмне зурлап билгеләп үткән, авылларда рәхәтләнеп күңел ачканнар бу көнне.
Татар Казысы авылында да Нәүрүз бәйрәмен борынгыдан калган гадәт буенча җырлап-биеп үткәрделәр. Авылның олысы-кечесе төрле кызыклы уеннарда катнаштылар. Алар күнел ачкан арада самавырда чәй кайный торды. Аннан соң барысы да бергәләп кайнар чәй, тәмле коймак, тәм-том белән сыйландылар.
Татарказылылар халкыбызның гореф-гадәтләрен югалтуга, милли бәйрәмнәребезне онытырга юл куймый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса