Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районының Тогашево авылында «10 тау» дип исемләнгән гаилә мөнәсәбәтләрен яхшырту санаторие төзергә планлаштыралар

Хәзерге вакытта күп кенә парлар үзләренең аерылышу сәбәбен характерлар туры килмәү белән аңлата икән.

Ә бит барысы да үзара мөнәсәбәтләрне яхшыртырга тырышмаудан килеп чыга. Хәзер тиз генә аерылып, үткәннәрне җиңел генә сызып ташлап, тормышны яңа баштан башлау модага керде. «Дәүләт кризис кичерүче парларга игътибар бирә, әмма еш кына бу этапта инде нәрсә дә булса саклап калу соң була. Парларга бер-берсен яраткан, һәрвакыт бергә булырга һәм тормышта кулга-кул тотынышып барырга әле үзләре теләгән чакта ярдәм итәргә кирәк», - дип саный «Мирослава» коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе Максим Безбородов. Гадәти булмаган санаторий булдыру идеясенең авторы да шушы компания.

 

- Үзенчәлекле идеяләр һәрвакыт көтмәгәндә туа. Бервакыт хезмәттәшләрнең гаилә хәлләре шәптән булмаганда, эштә дә уңышларга ирешү бик авыр икәненә игътибар иттек. Менә шул чакта социаль проект турында уйлана башладык, - дип билгеләп үтә Максим Безбородов.
Әлеге күзәтүләрдән соң компаниядә эш турында гына түгел, гаилә, гаилә кыйммәтләре, ир-ат һәм хатын-кызның тормыштагы роле турында гапләшә башладык. Гаҗәп, әмма нәтиҗә үзен көттермәде. Ялгыз хезмәткәрләр үзләренең насыйп ярларын очратты, ә никахлы парларның балалары туды.
- Без беркемне дә махсус кавыштырмадык, берәүләр урамда йөргән вакытта танышты, икенчеләре офиста. Безнең күз алдыбызда яңа гаиләләр туа башлады. Шул чакта мин алга таба нәрсә эшләргә кирәклеген аңлап алдым, - диде Максим Борисович. Тиздән «10 тау» санаторие проекты барлыкка килде. Аның урнашу урыны турында озак уйлап торырга туры килмәде. Питрәч районында Богородск һәм Тогашево авылларында җирләр барлыгын белдек тә, икенчесен сайладык. Район җитәкчелеге белән очрашканнан соң, урынны дөрес сайлавыбызны аңладык. Чөнки монда безнең идеяны хупладылар.
- Безгә проект ошады. Чөнки ул эшмәкәрлек файдасы өчен генә билгеләнмәгән, ә социаль әһәмияткә дә ия. Иң мөһиме, мондый санаторий барлыкка килү туучылар санын арттырырга, никахларны ныгытырга, питрәчлеләр арасында аерылышучылар санын киметергә ярдәм итәчәк, - диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дамир Байгильдин.
Авторлар проектны хәйрия, иганә, дәүләт субсидияләре һәм грант бәйгеләре хисабына финансларга планлаштыра. Ныклы гаилә парларына санаторийда бер атна ял каралган, ә аерылышырга теләүчеләр анда эләгә алмаячак.
- Без үз мөнәсәбәтләрен яхшыртырга, аларны гармониялерәк итәргә теләгән, үзара мөнәсәбәтләр өстендә ныклап шөгыльләнергә теләгән парлар белән эшләргә планлаштырабыз, ә бер-берсен ташлап, аерым яшәргә теләүчеләр белән түгел. Тренингларны дипломлы психология белгечләре түгел, ә бай гаилә тормышы тәҗрибәсе булган кешеләр, ныклы гаилә корган һәм башкалар белән тормыш серләрен бүлешә ала торган кешеләр үткәрәчәк. Шунысы кызык, барлык персонал, хәтта җыештыручыларга кадәр, гаиләле булырга тиеш. Болар барысы да тирә-юньдә уңай атмосфера һәм җылылык тудырачак, - дип ышана Максим Борисович. - Әлегә проект фикердәшләр эзләү стадиясендә, - ди ул. Мондый масштаблы программаны ялгыз гына түгел, ә бергәләп гамәлгә ашырырга кирәк. Өстәвенә, ул Питрәч районы халкын гына түгел, ә бөтен Татарстан халкын да җәлеп итәр, ә алга таба федераль дәрәҗәгә чыгар дип уйлыйм, чөнки мондый санаторий әле беркайда да юк, дип ышандыра авторлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса