Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч редакциясе хәбәрчесе экскурсовод булып карады

Ул Советлар Союзы Герое, Брест крепостен саклаучы Петр Гаврилов музее буйлап экскурсия үткәрде

Бу атнада Бөтендөнья экскурсовод көне билгеләп үтелде. Безнең районда экскурсияләрне нигездә музей хезмәткәрләре алып бара. Мин Советлар Союзы Герое, Брест крепостен саклаучы Петр Гаврилов музеена бардым. Ни өчен бу урынны сайладыммы? Чөнки анда экскурсияләр еш уза, бигрәк тә җәй айларында. «Әлбәден» хәрби уеннары» Бөтенроссия фестивале вакытында кунаклар күп килә. Музей зур түгел, ул берничә зонага бүленгән. Монда Петр Гавриловның бала чагында яшәгән балчык түбәле агач йорт үрнәге урын алган. Шулай ук Геройның фотосурәтләре, документлары, әйберләре урнаштырылган зоналар бар. Петр Гаврилов керәшен була, шуңа күрә экспонатларның бер өлеше керәшен мәдәниятенә багышланган. Музейга килүчеләр мемориаль комплекс макетын күрә алалар, анда Герой бюстын кую һәм аның хөрмәтенә фестивальне тагын да масштаблырак үткәрү планлаштырыла.

Экскурсовод кешеләргә уңай хис-кичерешләр һәм яңа файдалы белемнәр бирә. Үземне бу һөнәрдә сынап карагач, экскурсоводның төп сыйфаты – кешеләрне ярату, аларга шатлык бүләк итү, хәтер яхшы булу икәнлеген аңладым. Экскурсия үткәрү шактый кызыклы, ләкин кыен икән. Биографияне истә калдырырга, аннары яхшы итеп сөйләп бирергә, тормыштан иң гадәти булмаган фактларны аерып күрсәтә белергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса