Питрәч спорт мәктәбе тренеры Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Бүләкне район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин тапшырды.
Питрәч муниципаль районында физкультура һәм спорт өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте, балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерү буенча зур эш алып барганы өчен, шулай ук 60 яшьлек юбилее уңаеннан спорт мәктәбе тренеры Александр Павлович Каляшин район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Котлыйбыз һәм эшләрендә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа