Питрәч укучылары кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадада катнаша ала
Республика олимпиадасында катнашу өчен теркәү башланды.
Олимпиада өч этапта үткәрелә:
22-26 сентябрьдә - дистанцион рәвештә тест биреме рәвешендә сайлап алу этабы;
5-12 октябрьдә - иҗади этап, бирелгән тематикага эссе язарга туры киләчәк (шулай ук дистанцион рәвештә);
1-8 ноябрьдә ике турдан торган йомгаклау этабы: язма формада тест, телдән сораулар һәм билетлар буенча җаваплар бирү.
www.tatzpp.ru сайтында «Яшь кулланучы мәктәбе» бүлегендә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үз белемеңне тикшерергә, шулай ук олимпиада шартлары турында тулырак мәгълүмат танышырга мөмкин. Олимпиадада 8-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Аларга югарыда күрсәтелгән сайтта 15 сентябрьгә кадәр теркәлергә кирәк.
Җиңүчеләр һәм призерларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.
Олимпиадага әзерлек турындагы сораулар белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына (843) 277-94-96 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia