Питрәч укучылары милли киемнәрне бизәкләргә өйрәнә башлый
Чыты мәктәбе укытучылары үзләренә балаларда татар халкы мәдәнияте белән кызыксыну уяту максаты куйган. Алар бу темага республика дәрәҗәсендә грант проектын яклады.
Нәтиҗәдә, мәктәп үз идеясен тормышка ашыру өчен 500 мең сум акча отты. Аның турында тулырак материалда укыгыз.
Әби-бабайларыбыздан “Безнең вакытта барысы да башкача иде” дигән сүзләрне еш ишетеп була.Чыннан да, буыннар алмашы белән кешеләрнең яшәү рәвеше, аларның кыйммәтләре һәм карашлары үзгәрә. Шулай да безнең һәммәбезне үткәннәр кызыксындыра. Хәзерге вакытта бу кызыксынучанлык сүрелә башлады, дип саный Чыты мәктәбе директоры Фәридә Гайнетдинова.
Балаларның ата-бабаларының мәдәни мирасы белән кызыксынуы акрынлап кими бара. Моңа юл куймас өчен, без татарларның традицион киемнәре белән танышуга юнәлдерелгән проект төзергә булдык, - дип билгеләп үтте Фәридә Фәттахетдиновна.
Аның нигезен татар халкының төрле өс киемнәре тәшкил итәчәк, аны җирле кул остасы Рамилә Гайнетдиновадан алырга ниятлиләр. Алдан ук теге яки бу гасырдагы кием эскизлары турында фикер алышачаклар. Башта ул балаларны костюмнар барлыкка килү тарихы белән таныштырачак, аннары чигү, шул исәптән бисер һәм төрле ташлар буенча мастер-класслар үткәрәчәк. Төп элементларны башкарырга өйрәнгәч, мәктәп укучылары әти-әниләре һәм укытучылары белән бергә киемнәрне мөстәкыйль бизи башлаячак. Моның өчен мәктәп тегү машиналары, тукымалар, чигү өчен җепләр, проектор сатып алачак.
Татар милли киемнәре ике типка бүленә: авыл һәм дворян стильләре. Беренче төр күлмәк, алъяпкыч, баш киемнәре, яулык яки калфактан тора. Дворян варианты парча, атлас кебек кыйммәтле тукымадан ясалуы белән аерылып тора. Һәр халыкның үз орнаменты бар, без авыл халкына хас булган нәрсәләрне кулланачакбыз, - дип сөйләде Рамилә Галәметдиновна.
Киләчәктә, мәктәпнең үз коллекциясе җыелгач, аларны иҗади коллективларга арендага бирергә, төрле конкурсларда катнашырга планлаштыралар. Балалар үз иҗат җимешләрен башка авыллардан килгән яшьтәшләренә күрсәтәчәкләр һәм алар өчен чигү дәресләре үткәрәчәкләр. Чыты мәктәбендәге музейда яңа экспонатлар өчен урын бар.
Шулай ук «Бәләкәч» балалар бакчасы һәм Питрәчнең икенче мәктәбе ярты миллион сум откан. Аларның кая юнәлдереләчәге турында газетаның алдагы саннарында укый алачаксыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа