Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч укучылары "Пушкин картасы" буенча концерт карадылар

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле район мәдәният йорты сәхнәсендә «Гастроль меридианнарында» дип аталганконцерт программасын тәкъдим итте.

Бу ансамбль бөтен дөнья буенча концертлар куя. Ул үз тамашачыларын татар халкының мәдәни мирасы белән генә таныштырып калмый. Коллективның репертуары башка милләтләрнең иҗаты белән баетыла. Бу концертта артистлар башкаруында дөнья халыклары җырлары һәм музыкасы яңгырады. Тамашачылар шулай ук аларның матур һәм экзотик костюмнарда биюләрен дә күрә алдылар.

Залда, нигездә, мәктәп укучылары иде. Алар концертны «Пушкин картасы» проекты ярдәмендә карый алдылар. Ә кич белән Дәүләт ансамбле чыгышы Надеждино авылының яңа мәдәният йортында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса