Питрәч укучысына республика чыршысында айфон бүләк иттеләр
Бүләк тапшыру Казанда узды.
Иске Шигали мәктәбе укучысы Саимә Шаһиәхмәтова Казанда узган республика чыршысы бәйрәмендә катнашты һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Кыз «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәтен тәкъдим итте һәм әлеге хәрәкәт кысаларында үз эшчәнлеге турында сөйләде.
Тамаша бик мавыктыргыч булды һәм уңай хисләр уятты. Ә ахырда безне сюрприз көтте, ул да булса - республика Президентыннан бүләк», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Саимә.
Ә бүләккә ул Ел символы булган рәвешендәге татлы бүләк һәм айфон алды.
Исегезгә төшерәбез, Саимә Шаһиәхмәтова «Форпост» мәктәп берләшмәсе җитәкчесе, ул күп кенә патриотик конкурсларда катнаша һәм призлы урыннар яулый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia