Питрәч умартачылары бал кортлары агулану аркасында судка дәгъвалар бирә
Бу хакта безгә интервьюда районда аквакультура һәм умартачылык белгече, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Павел Егоров җиткерде.
Районда яз-җәй айларында биш умартада 150гә якын умарта күче агуланган, аларның 90ы үлгән.
- Павел Иванович, элек мондый хәлнең булганы бар идеме?
- Бездә умартачылык белән күпләр шөгыльләнә. 4000нән артык умарта күче, 223 умартачы исәпләнә. Кызганыч, ел саен югалтулар була. Әмма элек зыян зур булмый иде, бу юлы хәл катлаулырак. Мондый очраклар Шәле һәм Карповка авыл җирлекләрендә, шулай ук дача бистәләрендә теркәлгән.
- Төп сорау - кем гаепле?
- Мин кемне дә булса гаепләргә җөрьәт итә алмыйм. Моны суд кына хәл итәчәк. Сәбәбен агрономнарның тиз арада хәбәр итмәүләрендә күрәм. Корткычлар ашлык һәм яшелчә чәчүлекләрен юк итмәсен өчен, алар басуларда химик матдәләр кулланалар. Тик кайвакыт бу эш кагыйдәләрне бозып эшләнә һәм бал кортларының күпләп үлүенә китерә. Кагыйдә буенча, пестицидлар белән эшкәртү буенча барлык эшләр тәүлекнең караңгы вакытында яки болытлы һәм салкынча һава торышында, бал кортлары очмаганда узарга тиеш. Агулы химикатлар сибәргә 2-3 көн кала аграрийларга бу хакта янәшәдә урнашкан умарта хуҗаларына хәбәр итәргә кирәк. Ә иң беренче чиратта - авыл җирлекләре башлыкларын кисәтергә. ВатСап мессенджерында махсус төркем бар, аграрийлар умартачыларга шуның аша хәбәр итә алалар.
Әмма тагын бер фикер бар. Умарталыкларга күп кенә яңа токым умарта китерелде: карпат, үзбәк, кавказ, бакфастлар. Бәлки, югалтулар өлешчә токымнар кушылуы аркасында да булгандыр.
- Сез суд турында әйттегез. Ягъни умартачылар шунда мөрәҗәгать итәргә ниятли?
- Әйе, ветстанциягә кирәкле анализлар бирелде. 4 умартачы дәлилләр туплыйлар һәм агулану аркасында килгән зыянны каплау өчен судка дәгъвалар бирергә әзерләнәләр. Зыян күргән биш умартачылыкның берсендә генә ветеринария-санитария паспорты бар. Анда бөтен мәгълүмат язылган: умарталык торышы, сәламәтлеге турында мәгълүмат, аларны карап тоту шартлары, медонослар составы. Паспорты булган умартачыга үзен яклавы башкаларга караганда җиңелрәк булачак. Бу документ районда әлегә 140 умартачыда бар, бу барлык умартачыларның 62 процентын тәшкил итә. Моннан тыш, хокук саклау органнары хезмәткәрләре өч агрономны җаваплылыкка тарту өчен материаллар туплый.
- Әйтегез әле, җәй азагына сатуда барлыкка киләчәк бал сыйфатына агулану йогынты ясыймы?
- Ә бәлки бераз иртәрәк тә булыр. Инде әкренләп бал алу башлана. Агулы химикатлардан бал кортлары гына зыян күрми. Нектарга, серкәгә дә еш кына зарарлы матдәләр эләгә. Димәк, алар балга да барып җитә ала. Питрәчлеләргә бал сатып алыр алдыннан бу хакта уйланырга һәм аны белгән умартачылардан гына сатып алырга кирәк. Безнең умартачылар бал сыйфатлы һәм тәмле булсын өчен бөтен көчен куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа