Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч яшьләре креативлыклары белән аерылып тора

27 июньдә илдә Яшьләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, бүгенге геройларыбыз - Яшьләр үзәгенең перспектив хезмәткәрләре.

Алар авылда калырга һәм яшьләр сәясәтен үстерергә карар кылганнар.

Барысы да туган җиреңне яратудан башлана

Илнара Фәхриева быел Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган. Яшьләрнең ялын оештыруның яңа моделе темасына диплом яклаган. Февраль аенда практика узган һәм шул чакта ук үз проектын тормышка ашыра башлаган. Бу - югары уку йортын тәмамлауга һөнәр буенча эшкә урнашуның  сирәк очрагы. Беркем дә аның мәдәни эшчәнлек процессына тиз кушылып китүенә шикләнмәгән.

Мине яшүсмер чагымнан мәдәният өлкәсенә җәлеп итә башладылар. Салкын Чишмә авылында концертлар алып бардым, иҗатны яраттым. Шуңа күрә һөнәр сайлаганда үземне башка өлкәдә күз алдына да китерә алмадым, - ди кыз. - Безнең эш көннәре кызыклы һәм чараларга бик бай. Без сценарийлар язабыз, күңел ачу, танып-белү программалары төзибез, төрле чаралар, акцияләр уздырабыз. Район яшьләре өчен яллар оештырабыз, - дип билгеләп үтте ул.

Илнара үзенең туган авылына нык бәйләнгән. Студент чагында да ял көннәрендә өенә кайтып йөргән. Аны бәйрәм чараларына җәлеп итүне дәвам итәләр. Имтиханнарга, зачетларга карамастан, ул беркайчан да булачак коллегалары үтенечен кире какмаган. 

Бу уңайлылык зонасы турында түгел. Ә туган ягымны ярату һәм аның үсешенә бөтен көчеңне һәм энергияңне бирергә теләү турында, - дип йомгаклады ул сүзен.


«Яшьләрне авыл җирлегенә җәлеп итәбез»

Активист Данил Сорокинны Казан авиация-техник көллияте филиалы студенты булганда күреп алалар.

Мин көллият тормышында катнаштым, волонтер булдым, төрле зур форумнарга бардым, - дип сөйли ул. 

Яшьләр үзәгенә һәрвакыт энергияле кешеләр кирәк. Алар Данилны кулдан ычкындырмыйлар һәм аңа үз коллективларының бер өлеше булырга тәкъдим итәләр. Егет моның өстен якларын күреп ала: эш тә янәшәдә генә, үз-үзләрен күрсәтү өчен яңа перспективалар да бар.

Мин бик теләп риза булдым һәм шулай эшләвемә бер дә үкенмим. Гаҗәеп районыбыз өчен үзеңнән кечкенә генә өлеш кертү, яшьләрне авыл җирлегенә җәлеп итү өчен менә дигән мөмкинлек туды, - ди Данил.

Ул - тавыш режиссеры. Концертларда һәм башка күңел ачу чараларында музыка өчен җавап бирә. «Чиста булачак» экология хәрәкәте буенча район кураторы булып тора. Тәҗрибәсе аз булуга да карамастан, ул бу өлкәдә үзен уңайлы хис итә.

Безнең коллектив искиткеч, һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәбез, - дип билгеләп үтте Данил.

Хәзер ул Казан шәһәренең аграр университетында югары белем ала. Шуңа күрә киләчәктә авыл хуҗалыгы тармагын да үстерер, мөгаен. Әмма ул иҗатны, бигрәк тә музыканы ташларга җыенмый.


Район учреждениеләре һәм оешмалары ел саен яшь кадрлар белән тулылана: укытучылар, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре. Алар яңа белемнәр үзләштерәләр һәм дәрәҗәле уку йортларында күнекмәләр алалар, әмма авылда үз потенциалын тормышка ашыралар. Алар ярдәме белән район яшәрә һәм үсеш ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса