Питрәч яшүсмерләренең киноактер булу мөмкинлеге бар
Аларны кастингта катнашырга чакыралар.
Балалар киносын үстерү фонды инде бишенче ел рәттән Татарстан Республикасында балалар киносын төшерә һәм яшүсмерләрне «Шаяртып та, җитди дә» балалар кинопроекты кастингына чакыра.
Питрәч балаларының чынбарлыкта киноактер булу мөмкинлеге бар. Моның өчен кастингта катнашырга кирәк. Анда 11 яшьтән 16 яшькә кадәрге, югары актерлык потенциалы һәм яхшы сөйләме булган иҗади балалар катнаша ала. Барлыгы 20 бала сайлап алыначак, алар кыска метражлы фильмнарда төп рольләрне уйнаячак.
Катнашу өчен гаризаны сылтама буенча җибәрергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia