Питрәчкә дүртенче тапкыр азык-төлек җыелмалары китерделәр
“Ярдәм янәшә” республика хәрәкәте кысаларында Питрәч районына соңгы тапкыр азык-төлек җыелмалары китерелде.
Җирлек башлыклары тарафыннан барлыгы 638 адресатка азык-төлек җыелмалары таратылды.
Күн авыл җирлеге башлыгы Рифгать Баһауов җыелмаларны таратуга алуга ук кереште. Аны алучылар арасында күп балалы гаилә дә, пенсионерлар да, үзмәшгульләр дә бар – барлыгы 16 кеше.
- Без мондый ярдәмне инде дүртенче тапкыр алабыз, моның өчен бик рәхмәтле, - ди өч бала анасы Гөлүсә Хисамиева. - Җыелмаларда кирәкле бөтен нәрсә бар: ярмалар, макароннар, көнбагыш мае, шикәр, - дип билгеләп үтә ул.
Пенсионер Гөлинә Мөхәммәтҗанова авылдашы белән тулысынча килешә.
- Безгә бу ярдәм бик кирәк, бик зур рәхмәт, - дип өстәде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа