Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчле 90 яшендә дә балык тота, җиләккә йөри

Ветеран Николай Макаров гомере буе фермада эшли, алдынгы була. Пенсиягә чыккач, үзенә яңа шөгыль таба.

Якынча 30 ел элек Николай Борисовичка катлаулы операция ясаганнар һәм физик хезмәт белән шөгыльләнүне тыйганнар. Эшсез утырырга күнекмәгән ветеран үзенә яңа хобби таба. Балык тоту җайланмалары сатып алган һәм Стрелка күленә балыкка йөри башлаган. Шуннан бирле бу аның яраткан шөгыленә әйләнгән.

Хәзер мин балыкны Түбән күлдән тотам, чөнки Стрелкада балык начар эләгә башлады. Биредә балык та эрерәк һәм ул яхшырак та эләгә. Минем тикшерелгән урыннарым бар, гадәттә, мин балыкны шуннан тотам, бу шөгыль күңелемә рәхәтлек бирә. Әле тагын миңа вакытны табигатьтә үткәрү бик ошый. Мөгаен, боларның барысы да балачактан киләдер: эшкә, табигатькә, гаиләгә булган мәхәббәттән, – диде ветеран.

Ул көн саен таң атуга балык тотарга китә. Йә велосипедта, йә җәяү бара, кайчагында улы Николай машинада илтеп куя.

Әти балыктан беркайчан да буш савыт белән кайтмый. Тоткан балыгын үзе чистарта. Хәтта үзенең 90 яшьлек юбилей көнендә дә иртән таң белән кәрәкә балыклары тотарга китте, - диде улы.

Николай Борисовичны ул көнне юбилее белән район хакимияте, туганнары, балалары, оныклары, күршеләре котлады. Барысы да юбилярга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Мине ветеран белән якыннанрак таныштырганда, килене Галина кайнатасының җиләк һәм чикләвек җыярга йөрүе турында да сөйләде.

Безнең әти җиләк һәм чикләвек җыярга ярата. Быел гына да Питрәч тирәсендәге болыннардан 6 сигез литрлы чиләк белән җиләк җыйды. Тиздән урман чикләвеге өлгерәчәк, аңа да барачак. Ул үзе генә йөрергә ярата, аның үзенең генә белгән урыннары бар. Бакчада эшләргә дә өлгерә: су сибә, чүп утый, уңышны җыя. Бик яхшы кеше. Балаларыбызны карашып үстерде. Һәрвакыт беренче ярдәмчебез һәм киңәшчебез булды. Бу гаиләгә килүемә инде бик күп еллар үтте, һәм мин моңа бик шатмын, - диде Галина.


Николай Борисович 1932 елның 8 августында Янсуар авылында Борис Егорович һәм Анна Ильинична гаиләсендә туа. Алар колхоз эшчеләре була. 10 бала үскәннәр алар, Николай иң олы бала була.

Миңа 8 яшь булганда, Бөек Ватан сугышы башланды, – дип искә ала әңгәмәдәшем, - әти 1941 елның августында фронтка китте. Барлык эшләр дә безнең өстә калды. Апам Анастасия белән көтүче булып урнаштым, аның белән сарык көттек. Мишә ярында каенлыкта сусыл үләнгә бай урыннар бар иде. Шулай ук миңа кыр эшләрендә катнашырга туры килде. Без җир сукаладык, тырмаладык, чәчтек, уңыш җыйдык. Беренче ярдәмчеләребез - атлар, үгезләр булды. Алар белән Балык Бистәсе элеваторына ашлык ташыдык. 1945 елның 9 маенда, төнлә кырда эшләгәндә, колхоз рәисе безгә килеп, сугыш тәмамлану турында шатлыклы хәбәр җиткерде. Күпме еллар үтсә дә, бу кичне гомерем буена хәтеремдә калдырдым. Шул елның көзендә әти өйгә кайтты. Акрынлап башка фронтовиклар да туган якларына кайта башлады. Алар элеккеге эш урыннарына урнашты, чөнки җир иратлар көченә мохтаҗ иде. Безнең дә эшләр җиңеләйде, әмма хезмәт безне физик һәм рухи яктан чыныктырды, бу алга таба тормышыбызда үз ролен уйнады, – дип билгеләп үтте ветеран.

Николай Борисович ат абзарына эшкә урнаша. Ул вакытта авылда атларга тиңнәр юк иде. Ул вакытта алар 7 ат караучы булган, алар карамагында 150дән артык ат булган. 1952 елда Николай Борисовичны армиягә алалар. Ул Красноярск краенда 3 ел һәм 3 ай хезмәт иткән. Туган авылына кайткач, кабат яраткан эшенә урнашкан, яңадан авыл тормышы башланган.

Атларда ел әйләнәсе күрше авылга Раевкага заводка сөт ташыдык. Ул чакта сөтне саклау өчен суыткычлар юк иде, шуңа күрә анда көнгә 3 тапкыр бардык. Җәен җиңелрәк иде. Ә язгы ташу вакытында сөтне Мишә аркылы трослар урнаштырып көймәдә илттек, шулай хәлдән чыктык, – дип сөйләде Николай Борисович.

Язмамның героеның 46 ел хезмәт стажы бар. 1970 еллар башында эш урынын алмаштыра, үгезләр симертүгә фермага урнаша. Монда зур нәтиҗәләргә ирешкән. Районның алдынгы терлекчеләренең берсе булган, ел саен алдынгылар слетында катнашкан, ВДНХның көмеш һәм бронза медале, «Хезмәт ветераны», «Коммунистик хезмәт ударнигы» һәм башка бик күп бүләкләре бар.

Мин Афанасий Спатлов белән эшләдем. Эш җиңелләрдән түгел иде, әмма без хезмәт белән чыныктык, ә ул үз җимешләрен бирде. Дан өчен эшләмәдек, әмма җитәкчелек безнең нәтиҗәләрне күреп, хезмәтебезне бәяләде, - дип искә ала ветеран.

Хатыны Матрена Павловна белән ул авыл клубында танышкан. 1960 елда алар өйләнешкән, 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер юбилярның 9 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар. Кызганыч, 2006 елда хатыны вафат булган. Шуннан соң Николай Борисович Питрәчкә күчә. Башта кече улы Геннадий, хәзер олы улы – Николайда яши.

Буш вакытында ул телевизордан нигездә, яңалыкларны, боксны, фигуралы шууны карарга ярата. Әле тагын «Алга» һәм «Акчарлак» газеталарын укып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса