Питрәчле гап-гади тактаны сәнгать әсәренә әверелдерә
Агачка яндырып бизәк төшерү - Питрәч авылыннан пенсионер Алексей Кузнецовның күптәнге шөгыле. Ул 30 елга якын гомерен багышлаган әлеге гадәти булмаган хоббие турында сөйләде.
Кузнецовлар гаиләсенә кунакка килгәч үзеңне музейга эләккән кебек хис итәсең. Һәр экспонатка кагыласы, якыннанрак карыйсы һәм аның барлыкка килү тарихын беләсе килә.
Барысы да көзге астындагы гади киштәдән башланды, аннары табуреткалар, урындыклар барлыкка килде. Бүгенге көндә йорттагы бөтен интерьер гадәти булмаган агач әйберләрдән тора -кашыктан алып люстрага кадәр.
Өстәлдә яндырып ясалган рәсемнәр һәм геометрик гравировка белән уникаль шкатулкалар урнаштырылган. Аларны эшләү өчен 2-3 көн вакыт китә. Хуҗалар тартмаларны гаилә фотоларын, ачкычларын, бизәнү әйберләрен саклау өчен кулланалар. Шул ук вакытта стеллажда хайваннар, вазалар, кеше сыннары рәвешендә төрле кыргый эшләнмәләр тора. Кәгазь, ручка һәм башка вак-төякләр салып кую өчен кечкенә матур савытлар бар. Гаилә башлыгы кухня кирәк-яраклары да эшли: төрле тоткычлар, ашханә приборлары өчен савытлар, чикләвек ваткычлар, поднослар.
Әгәр нәрсә дә булса эшли башласам, материалны берьюлы берничә предмет ясар өчен әзерлим. Бу авыр процесс – тактаны кисәргә, ышкыларга, җыярга кирәк. Аннары һәр детальгә шәхси дизайнымны сайлыйм, - дип сөйли Алексей Иванович.
Ул үзенең токарь станогындагы кечкенә остаханәсендә эшли. Материалларны еш кына дуслары һәм танышлары алып килә, «Син безгә инде кирәк булмаган әйберләрдән, матур нәрсәләр ясыйсың», - диләр. Шулай итеп, төзелеш һәм ремонттан соң калган поддоннар, бруслар, такталар чын сәнгать әсәренә әверелә.
Мастер идеяләрен газета, журналлардан, телетапшырулардан ала.
- Кайчагында телевизор карыйм, ә арткы планда нинди дә булса кызыклы җиһаз яки фигурка торуын күреп алам. Күргәннәремне кабатларга, үз кулларым белән шуларга охшатып, нәрсә дә булса эшләргә тырышам, - дип билгеләп үтте ул. Шул ук вакытта ул үз идеясын кертә, шуның аркасында ясаган әйбер уникаль экспонатка әверелә.
Алексей Кузнецов үзенең иҗат җимешләрен туган көннәрендә һәм башка бәйрәмнәрдә дусларына һәм туганнарына бүләк итә. Аның сувенирлары әйләнә-тирәдәгеләрне шаккаттыра. Әмма аның иҗатының төп фанаты булып хатыны тора.
Минем ирем алтын куллы, - ди Лидия Петровна. - Сиксәненче елларда ук ул мотороллердан трактор җыйды, аңа кузов таккан иде. Техника эш өчен бик ярады. Без бакчада җирне шушы трактор белән сукаладык, - дип искә ала ул.
Ә Алексей Кузнецов үзе эш процессыннан ләззәт ала.
Бу шөгыль күңелемә рәхәтлек бирә. Уйлаганнарның тормышка ашуын күрү, аеруча да шатлыклы. Мин эшләгән әйберләрнең кешеләргә ошавын күрәм. Үз-үземнән бик канәгать калам һәм шуннан илһам алам, - диде ул.
Алексей Кузнецов коллекциясендә бик күп әйберләр бар, ул аларның һәркайсына күңел җылысын салган ⬇️
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа