Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Питрәчле Николай Дмитриевка агач исе балачактан таныш

Авылда Николай Дмитриев йортына игътибар итмичә узып китүче юктыр мөгаен. Монда балта остасы яшәве әллә каян күренеп тора. Йорт янында җил тегермәне, кое, эскәмияләр һәм башка бик күп әйберләр бар, аларга сокланмый мөмкин түгел.

Ул кечкенә Иксуар авылында туып-үскән. Ул вакытта ук столяр, балта остасы булу, матур йортлар төзү, агачтан төрле җиһазлар һәм эшләнмәләр ясау турында хыялланган.

Әтием Николай Григорьевич балта остасы булды. Кайчакта ул мине үзе белән эшкә алып бара торган иде, - дип сөйли Николай Николаевич. – Аның балта һәм столяр эш кораллары белән оста эш итүен күзәтеп, гади агачны нинди дә булса кирәкле әйбергә әйләндерүен күреп, аңа соклана, гаҗәпләнә торган идем.

Шуңа да бу эш белән мавыга башлавыма гаҗәпләнерлек тә түгел. Аның эш коралларын алып, төрле әйберләр ясарга ярата идем. Башта сыерчык оялары ясадым, аннары дусларым белән аларны урманда агачларга элеп куя идек һәм аларга кошлар килеп урнашкач шатланып туймый идек.

Сүз уңаеннан, кош ояларын ул хәзер дә ясый, туган мәктәбенә ел саен бүләк итә. Әмма ул вакытта авылда егетләр арасында иң популяр һөнәрләр шофер һәм тракторчы була. Николай да дуслары белән машина йөртүче таныклыгы алырга була, алар белән күрше Рус Казысы авылында урнашкан СПТУга укырга бара. Дмитриевлар гаиләсе ул вакытта Керәшен Сәрдәсендә яши. Армиядә хезмәт иткәннән соң туган авылына кайта һәм 1982 елда ГАЗ-52гә машина йөртүче сыйфатында эшкә урнаша, колхоз таркалганчы эшли. Дөрес, күпмедер вакыт бәрәңге саклагычында оператор, автозаправщик булып та хезмәт куйган.

Ә аның беренче һөнәре 1989 елда, Керәшен Сәрдәсендә ике фатирлы йорттан фатир биргәндә бик ярап куя. Туганнары ярдәме белән ул барысын да үзе төзепремонтлап чыга. Мунча, сарайлар, гараж - хуҗалык өчен кирәкле бөтен нәрсә.

Җәен эш күп, ә кышын вакыт күбрәк, - ди Николай Николаевич. - Менә кирәкле эш кораллары сатып алдым, төзелеш материаллары, чимал агачын ел дәвамында киптерәм. Нигездә, җиһазлар ясарга яратам. Йортта бөтен җиһаз да диярлек үз кулларым белән эшләнгән. Бу караватлар, өстәлләр, урындыклар. Алардан тыш, йорт яны участогын бизи торган кечкенә кое, тегермәннәр дә бар. Авыл халкы аларга сокланып карый, бу аларга бик ошый. Бик матур, диләр. Әлбәттә, бу минем өчен зур куаныч. Кое яки тегермән ясау өчен бер атнага якын вакыт китә. Чөнки һәр детальне сак кына кисәргә кирәк, аннары агачны яндырып бизәк төшерү процессы, лаклау һәм соңгы этап - буяу.

Кул остасы калдыкларны калдырмаска тырыша, барысы да эшкә китә. Ел саен ул уннан артык сыерчык оясы ясый, аларны туган мәктәбенә, балаларына, оныкларына бүләк итә. Балачактан калган гадәт буенча, аларны урманнарда агачларга элеп куя.

Хәзер аның ярдәмчесе, тугыз яшьлек оныгы Руслан бар, ул бабасына ярдәм итә, барысын да тырышып өйрәнә. Ә Николай аңа барысын да бик теләп күрсәтә һәм ничек яхшырак эшләргә кирәклеген әйтә.

Җәен Дмитриевлар гаиләсенең вакыты, нигездә, терлек азыгы әзерләүгә китә, чөнки аларның ишегалдында терлекләр күп - мөгезле эре терлек, дуңгызлар, тавыклар. Элек атлары да булган. Ә авылда үз хуҗалыгыңнан башка яшәү кыен. Элек сыер савучы булып эшләгән хатыны Елена Николаевна белән алар үз хуҗалыгын алып баралар. Балалары, оныклары да читтә калмыйлар, бик теләп булышалар. Бөтен гаилә бердәм булганда, эш тизрәк һәм күңеллерәк бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса