Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчле Петр Пузырев: «Мин туган авылыма балачактан гашыйк»

Безнең районда туган авылына, туган җиргә тугрылыклы кешеләр аз түгел.

Алар гомерләрен һәм көчләрен район  үсешенә багышлаган. Мондый кешеләр һәм гаиләләр - авылның терәге, аның бизәге һәм горурлыгы. Шундый гаиләләрнең берсе турында сөйләми калу мөмкин түгел.

Петр Гурьевич Пузырев 1949 елда Янсуарда Александра Игнатьевна һәм Гурий Иванович гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Сугыштан соң туган күп кенә авыл балалары кебек үк,  Петяны кечкенәдән хезмәткә өйрәтеп үстерәләр. 

Мин ул вакытта ук механизатор булырга хыялландым, - дип сөйли Петр Гурьевич. - Авылда  
сайланып торырлык һөнәрләр күп түгел. Егетләр, әлбәттә, техникага тартыла, шуңа күрә күбесе тракторчылар һәм шоферлар булып эшләргә тели. Мин берара сукачы булып эшләдем, ул чакларда  шундый һөнәр дә бар иде. 1966 елда без,  авылдан унбер егет, Чебакса училищесына укырга киттек, анда киң профильле механизаторлар әзерлиләр иде. 
Училищены уңышлы тәмамладым. Механизатор таныклыгы алгач, туган авылым Янсуарга  кайттым, тракторда эшли башладым. Беренче вакытта МТЗ-2 тракторларында эшләдем. Кыр эшләреннән тыш, Мамадыш районы  Кама урман хуҗалыгыннан, Балык Бистәсе районындагы Шумбуттан  агач ташыдык.
Юллар ерак, начар иде, кайвакыт тәүлек буена батып кала идек. Аннары армия сафларында хезмәт итәргә вакыт җитте. Мине Мурманскига җибәрделәр, мин анда авиация гаскәрләрендә хезмәт иттем, хәрби вахта өчен җаваплы идем. Армиядән соң туган авылыма кайттым, кабаттан МТЗ-80 тракторына утырдым. Минем тракторга кибән койгыч тагып куйдылар. Безнең колхозда бу беренче шундый тагылма иде. Әлбәттә, эшләр тагын да артты.  Кибән койдык, минераль ашламалар төядек, һәм башкалар.

Нардуган бәйрәменә багышланган кичәләрнең берсендә яшь егет авылдашы Елена белән таныша. Үзләре әйтүенчә, алар бер-берсенә бер күрүдә гашыйк булганнар.
1972 елда өйләнешәләр, Елена Ивановна һәм Петр Гурьевич ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Мария гаиләсе белән Пановкада яши, ә кече кызлары Лариса Питрәчтә яши һәм балалар бакчаларының берсендә эшли.
Елена Ивановна шулай ук үзен туган авылына багышлаган. Ул күрше Раевкадагы май заводында эшләгән. Көн саен анда җәяү  яки велосипед белән бара торган булган, ә аннары мотоциклда йөрергә өйрәнгән. Соңрак терлекчелектә сыер савучы һәм сарык караучы  булып эшләгән.
Хәзер ул тыныч тормыш белән яши. Бәйләү белән шөгыльләнә. Балаларга, оныкларга җылы оекбашлар, бияләйләр бәйли. Йорт хуҗалыклары да зур. Ишегалды тулы терлек. Биредә тавыклар, дуңгызлар, үгезләр дә бар. Бакчада да эш җитәрлек. Барысы үзеңнеке булу бик яхшы бит.

Балалар, оныклар ярдәменнән башка безгә авыр булыр иде, алар безгә бик ярдәм итәләр, бергәләп эшләү күңелле дә, рәхәт тә, - диләр ирле-хатынлы Пузыревлар. 

Петр Гурьевичның ЮМЗ-6 тракторы бар, - дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы Василий Таланов, - ул һәрвакыт ярдәмгә килә. Кышын юлларны чистарта. Сүз уңаеннан, алар яши торган урам һәрвакыт тәртиптә.
Әгәр  берәр нинди эш килеп чыкса, беркайчан да кире бормый. Эшсез утырырга күнекмәгән бу кешеләр. Шунысы сөендерә, Янсуарда туган авылына ярдәм итәргә әзер булган кешеләр аз түгел.

Пенсионер Пузыревлар эштән арынып,  район яңалыклары белән танышып барырга  да вакыт таба. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса