Питрәчле табыш алам дип, зыян күргән
Мошенникларның интернет челтәрләре аша халыкка зыян салуы киң колач ала. “Уяу булыгыз!” дигән кисәтүләр, инструкцияләр кайда һәм күпме генә булмасын, ышанучан гражданнар үз акчаларын мошенникларга бирүләрен дәвам итәләр. Җинаятьчеләр кармагына тагын бер корбан эләккән, кызганыч, ул да шактый акчасын югалткан.
Питрәч районы полиция бүлегенә мошенниклар корбаны булган хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Ул берничә көн элек киң танылган бер сайтта Казанда бүлмә сатылуыу турындагы белдерүләрен яңартуы турында сөйләде. Шул ук көнне кич белән белдерүдә күрсәтелгән номер буенча таныш булмаган кеше шалтырата һәм бүлмә өчен 50000 сум алдан түләп куярга тәкъдим итә. Килешкәннән соң, акча күчерү ниятен белдереп, ул бүлмә хуҗасының банк картасы номерын сорый. Хатын-кыз уйламыйча, сатып алучыга үзенең банк картасы номерын әйтә. Алга таба, аның инструкцияләрен үтәп, питрәчле үз картасындагы акчаларыннан ваз кичә һәм банкомат аша таныш булмаган “сатып алучы”ның абонент номерына 31000 сум акча күчерә.
Шул рәвешле, мошенник хатын-кыздан 30000 сумнан артык акча урлый һәм аңа әһәмиятле матди зыян китерә. Әгәр ул таныш булмаган кеше инструкцияләре буенча үзенең банк картасы белән бернинди дә гамәлләр башкарырга ярамаганлыгын белсә, бу хәлнең булмый калуы да мөмкин иде.
Игътибарлы булыгыз! Мошенниклар, нигездә, иртәнге, яисә, киресенчә, кичке вакытны сайлыйлар. Чөнки бу вакытта корбанның уяу булуы һәм үз гамәлләрен уйлап башкаруы мөмкинлеге аз. Алар ышанучан кешеләрне алдалый торган тәҗрибәле психологлар. Мондый ситуациягә калсагыз, сезгә ярдәм итә алырлык танышыгызга яки туганыгызга мөрәҗәгать итегез, ә иң яхшысы, шунда ук полициягә хәбәр итегез.
Вакытыгызны кызганмыйча, үзегезнең өлкән яшьтәге әти-әниләрегезгә мондый куркыныч була алуы турында сөйләгез. Мошенниклар һөҗүменнән беркем дә читтә кала алмый, мондый хәлгә теләсә кем юлыгырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia