Питрәчлеләр бүген Питрау бәйрәмен билгеләп үтә
Бәйрәм Петр һәм Павел апостолларына атап уздырыла.
Изге апостоллар Петр һәм Павелны искә алу көнен барлык православие динен тотучылар да билгеләп үтә.
Христиан дине тәгълиматында әйтелгәнчә, апостол Петр - ул Иисус Христосның иң якын укучысы. Нәкъ менә аңа Фавор тавында тору һәм Ходайның үзгәрүен күрү бәхете елмайган. Ә Павел - православиенең иң бөек дингә өндәүчесе, аның үгет-нәсихәтләре белән Урта диңгез буенда христиан общиналары барлыкка килгән. Шуңа күрә бу көнне чиркәүләрдә бәйрәм келәүләре үткәрелә, приход кешеләре халык күңел ачуларын уздыра.
Керәшеннәрдә Питрау бәйрәме элек-электән халык йолалары белән үрелеп барган, 12 июльдә алар җәйнең соңгы түгәрәк уенына чыга, аннан соң авыл халкы уңыш җыюга керешә. Питрау көне календарь елның чиге булып тора, бу көннән соң табигатьтә көз якынаюын күрсәтә торган үзгәрешләр башлана. Ул шулай ук печән чабу чоры башлану белән дә ассоциацияләнә һәм кайчагында әле чәчәкләр бәйрәме дип тә атала, чөнки бу көнне чәчәкләр җыю, алардан тәкыяләр үрү, һәм шулай ук алар белән өйләрне бизәү дә кабул ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia