Питрәчлеләр быел җәй бик күп җир җиләге җыйганнар
Июльнең беренче көннәреннән үк питрәчлеләрнең социаль челтәрләрдәге битләрендә, статусларында чиләк-чиләк җиләк белән төшкән матур фотолары пәйда булды. Аларга кызыгып башкалар да кырболыннарга, аланнарга агылды.
Тәҗрибәле җиләк җыючылар елның-елында үзләре белгән урыннарга бара, ә беренче тапкыр баручылар үз интуицияләренә таянып, кая туры килә шунда юл ала.
Җиләкләр эре, кызыл, баллы. Мин мондый җиләкле җәйне күптән хәтерләмим. Без, гадәттә, ел саен җыя торган урынга барабыз. Бөтен җир җиләккә күмелгән. Кыска гына вакыт эчендә, якынча 2 сәгать, өч кулга ун килограммга якын җыйдык, - дип сөйләде Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Ләйлә Гайфуллина.
Авылдашлары Айгөл Гыйззәтуллина һәм Миләүшә Канафина да күптәнге традиция буенча ел саен әниләре белән үзләре белгән урынга баралар: Питрәч районында гына түгел, Теләче районына кадәр барып җитәләр икән. Күрәсең алар бик түземледер. Безгә аларның сабырлыгына сокланасы гына кала. Айгөл соңгы тапкыр 5 сәгать буе җиләк җыйганын әйтте. Аннары җыйган җиләген үлчәп караса – барлыгы 9 килограмм булган.
Без үзебез өчен генә түгел, ә мөмкинлекләре булмаган, аеруча да өлкән яшьтәге туган-тумачаларга да өләшәбез, - дип сөйләде кызлар. Шәледән Язилә Абдуллина да җыйган җиләге белән башкалар белән дә уртаклаша. - Безнең урманда умарталык бар, анда ирем белән барабыз, шул чакта җир җиләге дә җыябыз. Минем өчен бу эш түгел, ә яраткан шөгылем. Әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып, саф һавада җиләк җыюдан да рәхәт нәрсә юк ул! Алардан кышка бик күп әйберләр әзерлим, ә аннары шул тәмтомнарны Казандагы дусларыма күчтәнәчкә бирәм. Алар шәһәрдә яши, аларның андый мөмкинлекләре юк, - дип билгеләп үтә ул.
Туган авылы ТатЦИК янында урман җиләкләре күп булган, балачагында шунда җиләккә йөри торган булганнар.
Ә хәзер алар бөтен җирдә үсә, урынын гына белергә, эзләргә генә кирәк, - ди Язилә Исмәгыйлевна. Ул җир җиләгенең тәмен, хуш исен ярата, шуңа күрә аны җыймый булдыра алмый. Чыты авылыннан Хәлил Шәмсетдинов аның организм өчен файдалы үзлекләренә игътибар итә.
Аның сүзләренә караганда, ул кырлардан мәтрүшкә, гөлҗимеш җыя, алар да җиләк кебек витаминнарга бик бай.
Без аларны чәй өчен киптерәбез. Алардан ясалган чәйнең хуш исе бөтен өйгә тарала. Мин аларны үзем эчеп, сынап карадым. Ул сәламәтлекне ныгыта, тынычландыра, кәефне күтәрә. Бездә алар күп, таныш шәфкать туташларына, дусларга таратабыз, - ди Хәлил Гатаулла улы.
Кайберәүләр җыйган җиләкләрне кышка катырып куя, кайнатма, компот ясый, кемдер блендер аша чыгарып, шикәр комы кушып саклауга куя, шулай ук аны киптерүчеләр дә бар икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа