Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләр чаналар фестивалендә өченче урынны алдылар

Мамадыш шәһәрендә ел саен үткәрелә торган чаналар фестивале узды, анда безнең районнан 2 команда: мәгариф, мәдәният, яшьләр бүлекләре катнашты.

Биш кешедән торган һәр команда таудан гадәти булмаган чаналарда шуып төште – Питрәчтән алар икәү иде. Чәчәк клумбасы рәвешендәге беренче чананы коррекция интернат-мәктәбе хезмәткәрләре, ә 70-80 еллар стилендә икенче чананы икенче мәктәпнең технология укытучысы ясаган. Дөресрәге иске чаналарны яңартканнар, тиешле тәртипкә китергәннәр. Аларның үзенчәлеге шунда, бу уникаль борынгы предметлар. Чаналар Чыты авылы мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдинов музеенда саклана. Ул шулай ук аларны нигез итеп файдаланырга тәкъдим итте. Идеяне барысы да хуплады һәм хәтта тулыландырды. Нәтиҗәдә, алар татар авылында туй йоласын күрсәтү өчен чана әзерләргә булганнар. 
Ә алга таба эшне «Питрәч Алга» дип аталган команда әгъзалары дәвам итте: кәләш костюмы, кияү, гармун, җырлар әзерләделәр һәм алга кузгалдылар!  Әлбәттә таудан төшкәндә  чаналар авып, әйләнеп каплансалар да, туктап калмадылар. Бәрелүләр дә булмый калмады. Медиклар янәшәдә генә иде, барысына да ярдәм күрсәтте. «Докатились» - нәкъ менә шундый номинациядә алар мактаулы өченче урынны яуладылар. 

35 команда арасында нибары 10сын гына бүләкләделәр, алар арасында без дә бар. Минемчә, бу бик яхшы нәтиҗә. Чаналарыбыз авуга да карамастан, үз чыгышыбыздан канәгатьбез. Без бер-беребез белән элемтәдә, барыбыз да эшкә чыктык, үзебезне яхшы хис итәбез, - диде призер команда капитаны Миннур Шәмсетдинов. – Киләсе елда питрәчлеләр кабат яратып өлгергән фестивальләрендә катнашырга ниятли, - дип өстәде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса