Питрәчлеләр өчен май аенда өстәмә ял көннәре булачак
Бу яллар Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының хезмәт календарендә каралган.
Май башында Татарстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көннәре көтә.
Бу айда 1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү көне буларак эш көне булмаган яллар булып санала. Россия Хөкүмәтенең «2022 елда ял көннәрен күчерү турындагы» карараы буенча шимбә, 1 гыйнвар, сишәмбе, 3 майга, ә якшәмбе, 2 гыйнвар, сишәмбе, 10 майга күчерелде.
Шулай итеп, республикада яшәүчеләр 1-3 майда һәм 7-10 майда ял итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia