Питрәчлеләр игътибарына: 2021 елга орлыклар чәчү һәм рассадалар утырту календаре
Яшелчә үстерүчеләр өчен ай календаре
Орлыклар чәчү. Уңышлы көннәр: 17дән 26 гыйнварга кадәр (13 һәм 28 гыйнвар – чәчү, утырту, күчереп утырту өчен кулай түгел), 14тән 24 февральгә кадәр (11 һәм 27 – кулай түгел), 17дән 25 мартка кадәр (13 һәм 28 – кулай түгел), 16дан 24 апрельгә кадәр (12 һәм 27се – кулай түгел), – помидор, татлы, ачы борыч, баклажан, кәбестә; 16-24 – кабаклылар, 18-23 – кузаклылар, 1-8, 31 май (11 һәм 26 – кулай түгел) – бәрәңге, суганнар; 15тән 23 майга кадәр (11 һәм 26 – кулай түгел) – помидор, татлы, ачы борыч, баклажан, кабаклар, 16-22 – кузаклылар.
Ачык туфракка рассадалар утырту күп яктан аның кайчан чәчелүенә, шулай ук һава торышы шартларына бәйле: баклажаннар – 25-5 июнь; борычлар – 20 май – 5 июнь; помидор – 15 май – 5 июнь; кыяр – 25 май – 10 июнь; кабаклар, кәбестә – 20-31 май; суган – 25 апрель – 15 май.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа