Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләр игътибарына: февральдә бакча эшләре

Февраль - бакчачылар өчен шактый мәшәкатьле ай.

Ай башыннан ук бакча эшләренә актив әзерлек башлана: бакча коралларының эшкә яраклылыгы, орлыклар, ашламалар, үсемлекләрне төрле чирләрдән һәм корткычлардан саклый торган чаралар-препаратлар запасы тикшерелә.
Февраль аенда подваллар һәм яшелчәләр саклана торган базларның торышы тикшерелә: аеруча бәрәңге, кишер, суган, сарымсак һәм чөгендерләр тәфсилләп тикшереп торуны таләп итә. Чери башлау куркынычы сизелсә, яшелчәләр арасына көл сибәргә киңәш ителә.
Февраль аенда озак өлгерүче һәм җылы яратучы яшелчә культуралары үсентеләрен (татлы борыч, баклажан, помидор, сельдерей һ.б.) утырта башлыйлар. Безнең шартларда бу эшләрне февральнең икенче яртысында, көн яктылыгы сизелерлек озая төшкәч, башкарырга киңәш ителә. Бу көннәрдә шулай ук башка орлыкларны да кәгазь ленталарга чәчеп, язгылыкка әзерләп куя аласыз.
Бакчадагы җиләк-җимеш агачларына һәм куакларына җимеш бөреләрен чукучы кошларны куркыту өчен фольга кисәкләре элеп куярга онытмагыз.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса