Питрәчлеләр җир сулышын тоеп эшли
Авыл хуҗалыгы – һәр илнең бәйсезлеге һәм үсеше нигезе. Бу тармак күп хезмәт, чыдамлык, тырышлык таләп итә, ул холыкны ныгыта, һәм һәрвакыт кешенең чыдамлыгын сыный. Бу турыда питрәчлеләр дә яхшы белә. Алар бу өлкәдә буыннан-буынга хезмәт куя, шуның белән район, республика, ил үсешенә үз өлешләрен кертә. Бу ял көннәрендә алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә.
Аграрийларның иң кызу эш чоры – уңыш җыеп алу ахырына якынлашып килә. Хәзер Питрәч кырларында силоска һәм ашлыкка көнбагыш, кукуруз җыю, туфрак эшкәртү эшләре бара. Быел уракның беренче нәтиҗәләре сөендерми, моңа коры һава шартлары сәбәпче булды. Шулай да уңыш инде складларда һәм ашлык саклагычларда, димәк өстәлләребездә икмәк булачак, кышын терлекләр дә тук булыр.
- Бөртекле культуралар буенча быел тулай җыем 64800 тонна тәшкил итте, уңыш чыгышы – гектардан 21 центнер. Һава шартлары начар булу да тәэсир итте. Шушы көннәрдә техник культураларны җыю дәвам итә, - дип билгеләп үтә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ирек Сабиров. – Хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү дә төгәлләнеп килә. Быел банкрот предприятиеләр белән булган кыенлыкларга бәйле рәвештә, мөгезле эре терлекләр саны кимеде, әмма хәзер без башка хуҗалыклар белән аны торгызу буенча юл карталары төзибез. Шуңа да карамастан, сөт терлегенең продуктлылыгын арттыру хисабына районда сөт җитештерү бераз кимеде. “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖдә 2018 елның тугыз аенда ул узган ел белән чагыштырганда 113 процент тәшкил итте. “Макс Ойл” ҖЧҖдә 102 процент, тагын берничә крестьян-фермер хуҗалыгында да өстәмәләр бар. Акрынлап, тулаем алганда, терлекчелек продукциясенең дә күләме арта. Районның крестьян-фермер хуҗалыклары да әкренләп үсә, быел дүрт фермер дәүләт грантлары алды, шуларның өчесе – терлекчелек юнәлеше буенча.
Питрәч предприятиеләре үзләренең кадрлары белән дә хаклы рәвештә горурлана. Авыл хуҗалыгында зур тәҗрибәле белгечләр дә, яшьләр дә эшли.
Безнең алдынгылар
“Рацин-Шәле” ҖЧҖ хуҗалыгыннан Рәйдәш Гыйләҗевка 58 яшь, шуның 42 елын ул яраткан эшенә багышлаган, гомер буе механизатор булып эшләгән.
- Мин 1976 елда Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башладым. Остазым Әлфәт Мингалиев мине әлеге эшнең бөтен серләренә төшендерде. Ул вакытта минем әтием Сәхип колхозда агроном булып эшләде, әнием Бәдигөл гади колхозчы иде. Менә мин дә алар юлыннан киттем. Т-16, МТЗ-82, К-700 тракторларында эшләдем, бәрәңге үстердем. Хәзер менә монда “Нью-Холланд” тракторында эшлим. Төп эшем - язгы-җәйге-көзге чорда җир сукалау, туфрак әзерләү, бөртекле культуралар чәчү. Ә кышын техниканы яңа сезонга әзерлибез, авыл хуҗалыгы агрегатларын ремонтлыйбыз.
Хәзерге вакытта җирне туңга сөрәбез, коры көннәрдә 70-80шәр гектар җир эшкәртә идек, хәзер туфрак дымлы, шуңа күрә эш акрынрак бара, салкыннарга кадәр әлеге эшне тәмамларга тырышабыз.
Рәйдәш Гыйләҗев районның алдынгы механизаторы, ул һәр елны язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча призлы урыннар ала, соңгы дүрт елда ул алдынгы механизатор буларак Сабантуйда катнаша.
Бу атнада Рәйдәш район делегациясе составында Казанга авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәмгә барды.
Бу бәйрәмдә “Макс Ойл” ҖЧҖнән районның алдынгы сыер савучыларының берсе Дамирә Хәмидуллина да катнашты.
Дамирә Татар Казысы мәктәбен тәмамлаганнан соң Казанга китә, өч елдан соң авылдашы Фәриткә кияүгә чыга һәм фермага сыер савучы булып эшкә урнаша.
- Миңа бу эш таныш иде, чөнки әнием Әлфия Даутовна гомере буе сыер савучы булып эшләде, - ди Дамирә, - каенанам Нәзирә Шәмгуновна да сыер сауды. Менә, аларның киңәшләре белән мин дә акрынлап тәҗрибә тупладым.
Безнең коллектив кечкенә, без бер-беребезгә ярдәм итәбез, шуңа күрә эш җиңел башкарыла. Минем белән Вәрәкыя Кадыйрова, Рәзинә Хәйруллина һәм Фәния Минһаҗева эшли. Бездә барлыгы 135 савым сыеры бар, без аларны көнгә өч тапкыр савабыз. Әлбәттә, җәен сөт күбрәк булды.
Төп эштән тыш, өйдә дә мөгезле эре терлек, казлар, тавыклар көтә...
Авылда терлексез булмый, шуңа күрә без көннәр буе эштә. Эшләргә күнеккән, шуңа да авырлыклар куркытмый. Ел саен алдынгылар рәтендә булу һәм үз хезмәтең өчен бүләкләр алу күңелле.
Менә Казаннан да уңай тәэсирләр алып, күтәренке кәеф белән кайттым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа