Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләр, хәзер безнең яхшы хәбәрләр сезгә тагын да якынайды

Питрәч телевидениесен хәзер “Татарстан 24” каналында карарга була. Без республиканың иң зур телекомпаниясенең челтәр партнеры булдык. Хәзер җирле телевидениенең хәбәрләр программасын “Татарстан 24” телеканалында сез җомга көнне 19 сәгатьтә карый аласыз.

 

Районда булган кызыклы һәм мөһим вакыйгалар турындагы сюжетлар инде ел дәвамында “Татарстан 24” каналында бөтен республикага күрсәтелеп килә. Яңа форматтагы беренче тапшыруны сез бу җомгада 19 сәгатьтә күрә алачаксыз. Безнең белән бергә калыгыз.

Моның ярдәмендә, җирле эшмәкәрләр өчен дә яңа киңлекләр ачыла. Хәзер сезнең рекламаны кабельле телевидение аша күрсәтү мөмкинлеге барлыкка килде. Бүгенге көндә район буенча аны кулланучылар саны якынча 3000 абонент исәпләнә, бу сезнең бизнес үсешенә булышачак.

(6+)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: җирле телевидение