Питрәчлеләр күп функцияле үзәккә күбесенчә нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итәләр?
«Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итегез», - нинди дә булса сорау килеп туса, без бу сүзләрне бик еш ишетәбез. Бу оешмада штрафлар, салым бурычлары, мөһим документлар турында мәгълүмат алырга мөмкин.
2021 елда Питрәч күп функцияле үзәгендә район халкына 126 059 хезмәт күрсәтелгән. Нигездә, федераль органнарның хезмәт күрсәтүләренә ихтыяҗ аеруча зур булган, алар буенча йөзләгән мең мөрәҗәгать кабул ителгән. Бу хакта Питрәч филиалы башлыгы Резидә Миронова хәбәр итте.
Беренче урында - Росреестр хезмәтләре. Шулай ук салым хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәтләре дә популяр булып кала бирә. Узган ел РФ Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү, учет язмасын раслау, шулай ук парольләрне яңадан торгызу буенча рекорд куелды", - дип билгеләп үтте Миронова.
Питрәч районы муниципаль хезмәтләре буенча, аерым алганда, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге буенча да мөрәҗәгатьләр саны арткан. Җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын әзерләү һәм планлаштырыла торган төзелеш турындагы хәбәрнамәләрне юллау хезмәте аеруча кирәк булган.
Балаларны мәктәпкәчә учреждениеләргә учетка кую һәм урнаштыру буенча мөрәҗәгатьләр саны 2020 ел белән чагыштырганда 561 мөрәҗәгатькә артты", - дип сөйләде Резидә Миронова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа