Питрәчлеләр кыш белән саубуллашып, ямьле язны каршы алачак
Май чабу борынгы рус халык бәйрәме булып санала.
Календарьда бу көнне бәйрәм итүнең төгәл датасы юк. Гадәттә ул Олы уразага керер алдыннан, Пасхага кадәр 56 көн кала үткәрелә.
2021 елда бездә бәйрәм 14 мартка туры килә. Халык Олы Уразага әзерләнә башлый. Якыннарыннан гафу сорыйлар, үлеләрне искә алалар. Калган ризыкны яндыралар. Бәйрәм Май чабу карачкысын яндыру белән тәмамлана, ә аннан калган көлне киләсе ел уңышлы булсын өчен басулар өстенә сибәләр.
Май чабу атнасы 8 марттан башланды. Нәкъ менә шул көнне Кощак авылында традицион халык күңел ачулары узды. Халык гыйбадәтханә мәйданына җыелды. Программада халык уеннары булды, ә барлык килгән кунаклар чәй һәм коймак белән сыйландылар. Бу чаралар ел саен үткәрелә һәм җирле халыкка бик ошый.
Май чабу бәйрәме шимбә көнне Көек авылында 11.00 сәгатьтә узачак. Ә якшәмбе көнне Питрәчтә 11.00 сәгатьтә Наратлыкта халык күңел ачуларына чакыралар.
6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа