Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләр, май яллары күңелле узсын дисәгез...

1-10 май көннәре ял көннәре дип игълан ителде. Питрәчлеләр үз сәламәтлекләре һәм иминлеге турында онытмаса, һичшиксез, алар файдалы һәм күңелле узачак.

? Ковид белән авырмагыз
Мондый куркыныч  беркемне дә читләп үтми.   Безнең район авырулар саны буенча кызыл зонада тора. Пандемия башланганнан бирле 309 кеше авыру  йоктырган, 2021 елда – 99 кеше. Хәзер стационарда 10 питрәчле, 4 -  өйдә изоляциядә, 9 - авырулар белән конктактта булучылар. 8 кеше вафат булды. Иң күп авыручылар Көек, Яңа Шигали, Колай, Кощак, Пановка торак пунктларында күзәтелә.
Без үз сәламәтлегебез турында гади кагыйдәләргә таянып кайгырта алабыз. Кулларны даими рәвештә антисептиклар белән эшкәртегез, ябык җәмәгать урыннарында саклагыч битлекләр кияргә, кешеләрнең күп җыелуын булдырмаска тырышыгыз.

? Шашлык - тәмле, әмма бу янгын куркынычы тудыра
Питрәчлеләрдән шашлык пешерүдән тыелып торуларын сорыйлар, һәрхәлдә, моны дачада гына һәм барлык кагыйдәләрне үтәгәндә генә эшләргә кирәк. Мангал корылмалардан 6 метрдан ераграк урнашырга, ә янәшәдә сулы чиләкләр булырга тиеш. Урманнар белән чикләнә торган территорияләрдә мангалларда һәм ачык утта ризык әзерләмәгез.
26 апрельдән 16 майга кадәр районда янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу чорда учаклар ягу, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Шулай ук, аларның туплануына һәм яну мөмкинлекләренә юл куймас өчен, йортларда яшәүчеләргә даими рәвештә  йорт яны территорияләреннән коры-сарыдан, чүп-чардан арындырырга кирәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга штраф яный.

❗ Саклык беркайчан да зыян итмәс
Әгәр сез ял көннәрен дусларыгыз яки туганнарыгыз янында үткәрергә булсагыз, күршеләрегездән үз йортыгызны карап, күзәтеп торуын сорагыз. Тәүлекнең кичке вакытында ялгыз йөрмәскә, шикле кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз. Кыска юллар аша  караңгы ишегаллары һәм тыкрыклар аркылы йөрмәгез. Сезгә юкка-барга бәйләнергә теләүче кешеләр белән аралашмагыз. 
Бәлки, сезгә, олыларга  балаларыгызны өйдә үзләрен генә калдырырга туры килер. Бу очракта аларга таныш булмаган кешеләргә ишек ачмаска,  алар белән беркая барырга ярамавы турында аңлатыгыз. Әгәр сез балагызны урамга чыгарасыз икән, аңа юл йөрү кагыйдәләре турында исенә төшерегез, аның кая, кем белән баруы турында сорагыз.
Питрәч авылындагы балалар шәһәрчеге территориясе тревога сигнализациясе белән җиһазландырылган. Шушы көннәрдә махсус хезмәт эте тарафыннан ул шартлаткыч җайланмаларны ачыклау буенча тикшереләчәк.
Бәйрәм чаралары вакытында Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлеге шәхси составы максималь күләмдә  җәлеп ителәчәк. Барлык куркынычсызлык чаралары да көчәйтеләчәк.


☎️ Ашыгыч хезмәтләрнең номерлары:
Бердәм диспетчерлык хезмәте - 01; 112; 8(84367) 3-26-32.
Полиция - 02; 8(84367) 3-12-10.
Ашыгыч ярдәм - 03; 8(84367) 3-21-03.
Газ хезмәте - 04; 8(84367) 3-08-98.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: терроризм антитеррор террорчылыкка каршы