Питрәчлеләр район сулыклары яр буйларын чүп-чардан арындыралар
Кощак авыл җирлегендә яшәүчеләр "Чиста яр" экологик акциясенә кушылдылар.
Монда акция Кощак авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре инициативасы буенча оештырылды. Анда мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре, авыл җирлеге башкарма комитеты һәм шулай ук актив яшьләр һәм балалар катнашты. Алар бергәләшеп Нокса елгасы ярларын чүп-чардан арындырдылар.
Шушы көннәрдә экология һәм җәмәгать урыннары елына багышланган акцияләр районның башка торак пунктларында да үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа