Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләр, сак булыгыз, сөрем газы

Агуланудан үзеңне һәм якыннарыңны ничек саклап калу турында сөйлибез.

Газ приборларыннан файдалану кагыйдәләрен үтәмәү авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Сөрем газы белән агуланмас өчен, квалификацияле белгечләр ярдәмендә газ һәм мич җиһазларының төзеклеген даими тикшереп торырга кирәк.
Өйне җылыту өчен газ плитәләре һәм җылыткычлар кулланырга ярамый.
Газ приборы эшли торган бинаны ешрак җилләтергә кирәк. Кулланыр алдыннан  һәр җиһазның тарту көчен тикшерергә кирәк, вентиляция системасын капларга ярамый. Сөрем газы белән агулану билгеләре -   күңел болгану, эч, баш авырту һәм баш әйләнү. Әгәр әлеге билгеләр бар икән, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырыгыз. Алар килеп җиткәнче, зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтергә - саф һава белән тәэмин итәргә, аннары кешене башы аякларыннан  югарырак булырлык итеп  куярга кирәк.
Әгәр кеше газ исен сизсә, шунда ук газ кранын ябарга, электрны өзәргә,  бөтен бинаны җилләтергә һәм аннан чыгарга кирәк. Газ исе чыкканда 104 номеры буенча авария газ хезмәтен чакыртырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса