Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләр, сак булыгыз: телефон мошенниклары!

Дөньясы алдакчылар, җайлы гына акча эшләп ятучылар белән тулган, дип кисәтеп торсалар да, халык күз буучыларны баетудан туктамый. Йомры башлар алдауның яңа схемаларын уйлап табуын дәвам итә, ә кешегә тиз ышанучылар шул кармакка каба тора.

Әгәр көтмәгәндә берәр кеше сезгә акча күчерә икән, бу ялгышлык белән җибәрелгән “бүләк” дип сөенергә ашыкмагыз. Шул рәвешле бәлагә таручылар да бар. Мошенниклар әнә шулай акча салып та алдый икән. Схемасы мондыйрак: мошенник интернет аша нәрсәдер саткан була. Сатып алучы ул тәкъдим иткән тауар өчен акча күчерергә ризалаша һәм мошенник сезнең счетны бирә. Акча күчкәч, үзе сезнең белән элемтәгә чыга (гадәттә, телефон номерлары беркетелгән карталарны эзлиләр) һәм “ялгыш күчергәнмен” дип, акчаны башка счетка күчерергә (акча килгән картага түгел) куша. Шул рәвешле алдакчы судан коры чыга. Ягъни сатып алучыны нәкъ ул алдавын дәлилләп булмаслык итә. Үзен төп башына утыртуларын белгәч, сатып алучының дәгъвасы инде сезгә булачак.

Кайбер йомры башлар банк исеменнән СМС җибәрә. Анда сезнең картага акча килү турында хәбәр була (ә чынлыкта акча күчмәгән). Күпмедер вакыттан соң “банктан” дип шалтыраталар. “Әле генә сезгә акча күчте, ул ялгышлык белән киткән, фәлән счетка күчерегез”, — диләр. Моңа ышанып, үз акчасын күчерүчеләр бар икән.

Әгәр ят кешедән акча килсә 
Туздырмаска һәм башка счетка күчермәскә. Мәсьәләне хәл иткәнче акча картада торсын.
Акча турындагы хәбәр нинди номердан килгән? Элек тә шул номер идеме? Счетыгызны тикшерегез, бәлки, акча килмәгәндер дә. Ялган СМС турында банкка хәбәр итәргә мөмкин.
Үзегезгә хезмәт күрсәткән банкка шалтыратып, хәлне аңлатыгыз һәм акча салучының счетына аны кире кайтаруларын үтенеп, гариза калдырырга була (телефон аша да мөмкин).

 

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса