Питрәчлеләр, сез колакчыннар сайлый, аларны куллана беләсезме?
Дөрес сайланмаган колакчыннар ишетү сәләтенә зыян салырга мөмкин.
Колакчыннар — музыка тыңлау өчен куркынычсыз җайланма. Әмма аларны эшләү өчен шактый суммада акча тоткан, танылган брендларның продукцияләре генә сыйфатлы була ала.
«Билгеле булмаган, Кытай аналогларыннан яхшы яңгыраш көтәргә кирәкми — колакчыннардагы арзанлы элементлар тавышның күп төрле төсмерләрен ишеттерергә сәләтле түгел, димәк сез вакыт-вакыт төрле кыштырдау, чыжылдаган, чатнаган тавышлар ишетәчәксез», — ди экспертлар.
Шулай ук тавыш сыйфаты ишетү сәләтенә тискәре йогынты ясарга сәләтле түгел. Ә менә көчле тавыш тәэсир итәргә мөмкин. Тирә-яктагы, мәсәлән җәмәгать транспортындагы тавышларны ишетмәс өчен музыканың тавышын ачарга ярамый. Бу хәлне катлауландыра гына».
Хәзер модада булган уңайлы вкладыш-колакчыннар да ишетү сәләте өчен куркыныч булырга мөмкин.
«Колак каналына тирән кереп, алар тавышлары уртача гына ачылганда да эчке колакка бик нык басым ясый», — ди белгечләр.
Иң яхшысы тавышны баса торган колакчыннар сайларга кирәк. Дөрес кулланганда аларның зыяны юк һәм алар оптималь тавыш бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа