Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр шикәрне күпләп сатып ала башладылар

Ясалма ажиотаж аркасында бәя дә кискен күтәрелә.

Районда икътисадны тотрыклы үстерү өчен оператив штаб булдырылды. Берничә мөһим аспектлар аның игътибар үзәгендә.

Штаб контролендә кибет һәм даруханәләрдәге беренче чиратта кирәкле 69 товар бар. Мониторинг көн саен үткәрелә. Комиссия товар бармы-юкмы, аның бәясе артканмы-юкмы икәнен, үсеш проценты теркәләме-юкмы икәнлеген тикшерә.

Бәяләр арту буенча лидер товарлар рәтендә шикәр комы беренче урында тора. Нигездә, бәянең кискен күтәрелүе ясалма ажиотаж белән бәйле. Гадәттә, кеше кибеткә кергәч, буш киштәләрне күреп ала да, шикәр комы бетә ахыры, дип уйлап куя. Аннары товар киштәләрдә пәйда булуга, аны күпләп ала башлый.

Без кибет директорлары, тәэмин итү белән шөгыльләнүче бүлү үзәкләре белән аралаштык. Товарны даими рәвештә, көн саен сәүдә нокталарына китереп торалар. Зәйдә шикәр җитештерү заводы бар, ул Татарстанны тулысынча шикәр комы белән тәэмин итә. Шуңа күрә ул бетә дип борчылырга кирәкми, - дип билгеләп үтә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Байгильдин.

Ул, комиссия беренче вакытта шикәр комының булмавын теркәде, дип тә өстәде. Моның сәбәбе тәэмин итүчеләрнең аны кискен ихтыяҗ аркасында китереп өлгермәве белән аңлатыла. Шикәрне тиз арада кайтарганнар: кайдадыр берничә сәгатьтән соң, кайдадыр иртә белән үк.

Моннан тыш, карабодай, атланмай, солы ярмасы, кер порошокларының бәясе кыйммәтләнде. Әлеге барлык мәгълүматларны район комиссиясе теркәп бара, аларны хәлне тотрыкландыру буенча алга таба чаралар күрү өчен, республика үзәкләренә җибәрә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса